САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар аек яшәү өчен көрәшә

11 сентябрь Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, мәктәпләрдә тәрбия сәгатьләре үтте, төрле чаралар, очрашулар узды. Район мәдәният йортында үзәк шифаханәнең наркология кабинеты шәфкать туташы Розалия Сәгъдәтова Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырды. Аннан укучыларга кинофильм тәкъдим ителде. Сарман аграр көллияте укучылары шифаханәнең...

11 сентябрь Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, мәктәпләрдә тәрбия сәгатьләре үтте, төрле чаралар, очрашулар узды. Район мәдәният йортында үзәк шифаханәнең наркология кабинеты шәфкать туташы Розалия Сәгъдәтова Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырды. Аннан укучыларга кинофильм тәкъдим ителде.

Сарман аграр көллияте укучылары шифаханәнең психиатр-наркологы Фәрид Хәбибуллин белән очраштылар.

- Эчкечелек яхшыга илтми. Әти-әнисе эчкән гаиләләрдә зәгыйфь балалар туа, я алар ятим калалар. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга ни җитә. Күбрәк китап укыгыз, үз өстегездә эшләгез, камилләшегез. Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, тартмагыз, - диде ул.

Розалия Фоат кызы, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин да сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандаладылар. Көллиятнең өстәмә белем бирү педагогы Энҗе Зиннәтуллина, шәфкать туташы Альмира Тимофеева әлеге чараларның укучыларны тәрбияләүдәге ролен ассыкладылар.

Сүз уңаеннан. Район буенча 173 кеше алкоголизм чире белән авырый. 56 кеше профилактик исәпкә куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев