"Сарман"ны йөз грамм уылдыкка алыштырмыйм
Шушы көннәрдә кулыма бер кибетнең яңа ел алды ташламалары тәкъдим ителгән журналы килеп эләкте. Бәяләргә күз салам. 550 граммлы туңдырма 289 сум тора. 75 граммлы бер банка кәһвәнең бәясе - 288 сум. Бу бәягә безнең "Сарман" я "Новый Сарман"га язылып була икән бит. Өстәвенә, ярты ел буе, рәхәтләнеп, үзеңә рухи...
Шушы көннәрдә кулыма бер кибетнең яңа ел алды ташламалары тәкъдим ителгән журналы килеп эләкте. Бәяләргә күз салам. 550 граммлы туңдырма 289 сум тора. 75 граммлы бер банка кәһвәнең бәясе - 288 сум. Бу бәягә безнең "Сарман" я "Новый Сарман"га язылып була икән бит. Өстәвенә, ярты ел буе, рәхәтләнеп, үзеңә рухи азык туплый аласың.
Вакытлы матбугатка язылу турында сүз чыккач, халык арасында төрле фикер ишетергә туры килә. Кемдер почта хезмәткәрләренең вакытында газета-журналларны китермәвеннән зарлана, кайберләре бәяләр кыйбатка сылтау ясый, башка сәбәп китерүчеләр дә бар. Басмаларның йортларга вакытында барып җитмәвен район почта бүлекчәсендә почтальоннар кытлыгы белән аңлаталар. Шул рәвешле халыкның да ышанычы кими бара, бик теләсә дә, яраткан газета-журналын укудан мәхрүм кала. Без үзебезнең һәрбер газета укучыбызны хөрмәт итәбез, хат ташучыларның да хезмәтләренең җаваплылыгын аңлап, дөрес бәяләргә тырышабыз. Матбугатка язылу нәтиҗәләре буенча ел саен иң яхшыларын билгелибез.
Бу көннәрдә бездә - кызу урак өсте. Подписка төгәлләнүгә санаулы көннәр калып бара. Аралык нәтиҗәләре буенча Янурыс, Мортыштамак, Әлмәт, Кәүҗияк авыллары почта бүлекчәләре - алдынгылар рәтендә. Иске Кәшер, Күтәмәле, Азалак авылларында да безне үз итәләр. Ике йөздән артык халкы булган Тәкермән, Иске Имән, Шыгай авылларында, район халкының яртысын диярлек тәшкил иткән Җәлил бистәсендә безне менә бик аз кеше укый. Югыйсә, иң күп хәбәрчеләр шул авыл җирлекләренә, поселокка туры килә. Безгә мәктәпләрдән күп язалар, үткән мәдәни чаралар турында мәкаләләр даими басылып тора. Ләкин, ни кызганыч, аралашканда, күбесенең газетабызны алдырмаулары ачыклана. Оешма-предприятиеләрнең дә барысы да район газетасына язылмый. Мәҗбүри рәвештә бастырылырга тиешле материалы матбугатта чыккач, икенче көнне, газета сорап, редакциягә мөрәҗәгать итә. Бу - бер дә матур күренеш түгел. Ләкин без өметне өзмибез. Ни сәбәпледер газетабызга язылырга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз, мөмкинлек бирәбез. Теләгәннәр безнең редакциягә килеп тә языла ала. Бу атнада җомга көнне бездә чәй бәйрәме узачак. Газетага язылып, берочтан күрешеп, сыйланып та китәрсез. Сюрпризларыбыз да бар.
Яңа елда да бергә калыйк, хөрмәтле дуслар!
Газета бәясенә килгәндә, ул:
1 килограмм сарык ите
300 грамм ысландырылган семга, форель балыклары
100 грамм кызыл балык уылдыгы
1 килограмм иң очсыз дигән сыр
1 килограмм казылык
10 литр бензин
1 уртача зурлыктагы торт
1 килограмм я 1 кап конфет
1 калай банкалы 200 граммлы чәй
1 шешә шампан шәрабы бәясе тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев