САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

САРМАНГА ТИЗДӘН ӘБИЛӘР ЧУАГЫ КИЛӘ

Сентябрь башында һава торышы татарстанлыларны гаҗәпкә калдырды. Җәй уртасындагы кебек кызу торган җирдән кинәт кенә көн суытып җибәрде. Ләкин өметсезлеккә бирелергә урын юк: кояшлы көннәр әле булачак, һәм бик тиздән. Әле шимбә көнне генә - 2 нче сентябрьдә Татарстанда чын җәй хөкем сөрде, һава 26 градуска кадәр җылынды. 3 нче...

Сентябрь башында һава торышы татарстанлыларны гаҗәпкә калдырды. Җәй уртасындагы кебек кызу торган җирдән кинәт кенә көн суытып җибәрде. Ләкин өметсезлеккә бирелергә урын юк: кояшлы көннәр әле булачак, һәм бик тиздән.

Әле шимбә көнне генә - 2 нче сентябрьдә Татарстанда чын җәй хөкем сөрде, һава 26 градуска кадәр җылынды. 3 нче сентябрьнең кичендә сиздереп салкын килде. Республикага циклон артында тупланган салкын арктик һава бәреп керде. Температура төнлә 9 градуска кадәр төште, ә көндез 12-14 градустан артмады. Белгечләр әйтүенчә, уртача тәүлеклек температура 15 градустан түбәнәйгәч, инде көз җитте дияргә була. Хәзер урамда салкын һәм болытлы. Чынлыкта мондый һава торышы көз өчен гадәти булмаган санала.

Җылы һәм салкын дулкыннар

Һава торышы хәзер тотрыксыз, циклон һәм антициклоннар чиратлашып килә. Алдагы өч тәүлектә һава акрынлап җылыначак, көчле явым-төшем көтелми. Республика төньяк антициклонның сырты тәэсирендә булачак. Тик атна ахырына һава тагын бозыла, яңгырлар килә. Бу атнада аз болытлы җылы көннәр дәвамлы булмас дип фаразлана.

"Салкын һава ике-өч көн тора да, аннары көн акрынлап җылына башлый. 7 сентябрьдә үк инде җылыта башлаячак, термометр баганасы 19-20 градуска кадәр дә менәргә мөмкин. Сентябрьдә җылылык дулкыннары да, салкыннар да килеп торачак. Хәзер әле без салкын дулкын астында калдык", - дип сөйләде КДУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Быел әбиләр чуагы сентябрнең икенче яртысында булачак. Ул бер атнага килер дип өметләнәбез. Антициклон һәм көньяк җилләре килсә, температура 20 градус җылыдан артып та китәргә мөмкин. Соңгы 17 ел эчендә ике ел әбиләр чуагы булмады. Шуңа да быел ул булырга ихтимал", - дип саный Юрий Переведенцев.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев