САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде

Сарман гимназиясендә бүген укучыларның районара “Фатих Кәрим – герой шәхес” дип аталган фәнни-эзләнү конференциясе үтә. Аның эшендә шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым катнаша.

Конференциядә катнашучыларны иң элек гимназия директоры Ләйсән Шамилова сәламләде, укучыларга эшләрендә уңышлар теләде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән сәламләп, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова Сарман кунакларына ихтирам сүзләрен җиткерде, Ләйлә Фатих кызына чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, күренекле академик, районыбыз горурлыгы Дамир Гарифуллин, конференция кунагы – журналист, Бөтендөнья Татар Конгрессы рәисе урынбасары, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты Римзил Вәлиев чыгышлары да очрашу тарихына кереп калдылар.

Реклама

Пленар өлештән соң, секцияләрдә фәнни эш башланды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X