Сарманга Һиндстаннан кунаклар килде
"Мәдәният елы" кысаларында Яр Чаллы шәһәренең "КамАЗ" мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Натья Прия" ( "Natya Priya") һинд классик җыр һәм бию ансамбле Сарман урта мәктәбендә кунакта булды. Ун еллап элек оешкан ансамбль, төрле районнарга чыгып, яшьләр арасында сәнгатькә, музыкага мәхәббәт тәрбияләү максаты белән чыгыш ясап йөриләр. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар...
"Мәдәният елы" кысаларында Яр Чаллы шәһәренең "КамАЗ" мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Натья Прия" ( "Natya Priya") һинд классик җыр һәм бию ансамбле Сарман урта мәктәбендә кунакта булды. Ун еллап элек оешкан ансамбль, төрле районнарга чыгып, яшьләр арасында сәнгатькә, музыкага мәхәббәт тәрбияләү максаты белән чыгыш ясап йөриләр. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларны һинд сәнгатенә, мәдәниятенә карата булган уртак кызыксыну берләштерә. Ансамбльнең исеме дә, музыка, бию сәнгатеннән канәгатьлек алу, дигәнне аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев