САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманга Гаилә учагы капсуласы килеп җитте

-

Бөтенрәсәй акциясе кысаларында республика буйлап күчеп йөрүче символик учакны Минзәлә шәһәреннән районыбызның үрнәк гаиләләренең берсе — Яңа Әхмәт авылында яшәүче Марат һәм Раушания Вәлиевлар алып кайттылар. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин истәлекле тантанага җыелганнарны әлеге вакыйга һәм Халыкара гаилә көне уңаеннан тәбрикләде, гаилә иминлеге, балалар бәхете, ныклы саулык теләде, район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. Аннан ул Вәлиевлардан Гаилә учагы капсуласын кабул итеп алды һәм Илсур белән Альбина Солтановларга тапшырды. Алар аны Нәркис һәм Лилия Мөхәммәтовларга бирделәр, алардан Илназ белән Рәмилә Латыйповларга күчте. Шулай итеп, гаилә учагының җылысы берничә гаиләгә җитте. Капсула 20 майга кадәр районда сакланачак, аннан эстафетаны Әлмәт районы кабул итеп алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев