САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманга Физкультурачылар көненә Төркиядән дә кайтканнар

Соңгы вакытта Сарманда велосипедта йөрүчеләр күбәйде. Иртәләрен укырга, эшкә баручылар да, кичке якта йөрергә чыгучылар да еш күренәләр.

Велоузышка яше дә, урта буыны, өлкәннәре дә басты. Төркиядән Раушания әбиләренә кунакка кайткан Мостафакәрим белән Мөхәммәт тә аны көтеп алганнар.  Узышка старт бирелгәнче, спорт факелы кабыздылар. Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин аны үзәк мәйданда спорт ветераны – спорт мастерлыгына кандидат Раян Әхмәтбаевка тапшырды. Аннан символик Ут чаңгы ярышлары буенча республика призерлары, спорт мастерлыгына кандидатлар Надежда Бедзюк, Эльмир Ризатдиновка күчте. Эстафетаны районның почетлы гражданины, чаңгы, йөгерү буенча йөзләгән җиңүче, спорт мастерлары, ул исемгә кандидатлар әзерләгән тренер, Татарстанның атказанган укытучысы Фәрит Сафин тәмамлады. Велосипедта узышка чыгучылар, Ленин, Куйбышев урамнарын үтеп, үзәк Ял паркына кайттылар. Анда бәйрәм чаралары дәвам итте. Спорт сөючеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, ел дәвамында, район данын яклап, югары күрсәткечләргә ирешкән спортчыларны, командаларны бүләкләде. Аннан төрле спорт ярышлары башланды. Чараларда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе әгъзалары, “Яшь гвардиячеләр” дә актив катнаштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев