САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманга «Бизнес-десант» төште

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләгән кеше эшен нәрсәдән, ничек башларга тиеш? Эшмәкәрләргә ярдәмнең нинди төрләре бар? Бу өлкәдә эшләүчеләрне күбрәк нәрсәләр борчый? Республиканың Икътисад министрлыгы менә өченче ел рәттән районнарга «Бизнес-десант» төшереп, алар белән очрашулар уздыра һәм шушы сорауларга җавап бирә. Сөйләшү барышында эшмәкәрләр үзләрен иң борчыган проблемаларны күтәрәләр, киңәш-тәкъдимнәр белән...

  • Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләгән кеше эшен нәрсәдән, ничек башларга тиеш? Эшмәкәрләргә ярдәмнең нинди төрләре бар? Бу өлкәдә эшләүчеләрне күбрәк нәрсәләр борчый? Республиканың Икътисад министрлыгы менә өченче ел рәттән районнарга «Бизнес-десант» төшереп, алар белән очрашулар уздыра һәм шушы сорауларга җавап бирә. Сөйләшү барышында эшмәкәрләр үзләрен иң борчыган проблемаларны күтәрәләр, киңәш-тәкъдимнәр белән чыгалар. Бүген шундый эшлекле сөйләшү Сарманда узды. Аңа эшмәкәрләр белән беррәттән аграр көллият студентлары да чакырылган иде.
    - Бәлки, бу очрашу кемдәдер эшмәкәрлек белән шөгыльләнү теләге тудырыр. Ә инде үз эшләре булганнар, бизнес-тренерлар белән сөйләшеп, борчыган сорауларына җавап алырлар, -диде очрашуны ачып, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова. Ул Башкарма комитет белгечләренең дә сөйләшүгә һәрчак зәер булуларын белдерде. Министрлык белгечләре исә тикшерү-контроль органнарының эшчәнлеге нидән гыйбәрәт булырга тиешлеге, бу юнәлештәге үзгәрешләр турында сөйләделәр, сатып алулар белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм өчен булдырылган махсус сайт, шулай ук бизнес өлкәсендә белемнәрне арттыру мөмкинлекләре, ярдәм төрләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.
  • Фото һәм язма авторы - Энҗимә Габдрәхимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев