САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сармандагы “Кояшкай” балалар бакчасында табигатьне яратырга өйрәтәләр

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбызның чисталыгына, үстергән җиләк-җимешләребезнең зарарсызлыгына шик бар.

 Табигатькә куркыныч яный. Куе кара урманнар, яшел болыннар, тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен, без бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге - кешелек кулында. Бу без – тәрбиячеләрдә дә борчу тудыра. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар аеруча кызыксынучан булалар. Алар бигрәк тә әйләнә-тирә, табигатьне күзәтергә яраталар. Табигатьне өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуңа күрә балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия бирү зур урын алып тора. Алда торган бурычларны тормышка ашыру максатыннан, безнең балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла. Июль аеның өченче атнасында еллык план буенча бакчабызда “Әйләнә-тирәне саклау” атналыгы уздырдык. Һәр төркемдә экологик почмак булдырылды. Анда яшь үзенчәлекләренә туры килә торган бегония, алоэ, яран, традесканция гөлләре бар. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, су сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның үсмәячәген, моның өчен һава, су, яктылык кирәклеген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен үз күзләре белән күрәләр. Монда безнең тәрбиячеләребезнең өлеше зур. Бу эшнең нәтиҗәсе булып, бакчабыз шау чәчәктә утыра. 
“Иң яхшы стенд (почмак)” муниципаль конкурсына әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Шул уңайдан һәрбер төркемдә кулланма материаллар ясалды, стендлар, стена газеталары чыгарылды, экскурсияләр оештырылды. Әти-әниләр ярдәме белән, ишек алдындагы мәйданчыклар матурланды, алар төрледән-төрле файдалы атрибутлар ясап алып килделәр, балалар өчен көчләрен кызганмадылар. 
Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау-фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә. Алар ярдәмендә балалар яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. 
Матур әдәбият әсәрләре, татар халык авыз иҗаты да туган як табигате турындагы белемнәрне киңәйтергә ярдәм итәләр. Табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр, мәкаль-әйтемнәр куллану экологик тәрбия бирүдә бик отышлы. Бала уйлый, фикер йөртә, сөйләм телен баета. 
Табигать белән аралашудан балалар ямь тапса иде. Табигатькә барганда, үзебезне кунакка барган кебек хис итсәк иде. Ә кунак тыйнак була. 

Айсылу Билалова, 
Сарман “Кояшкай” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев