САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Үзәк чыршы ачылды

Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Кемнәрдер өчен - гаилә бәхете, икенче берәүләр өчен - хезмәт уңышлары, өченчеләр өчен башка төр шатлык-куанычлары, район тормышында да халык хуҗалыгының төрле тармаклардагы уңышлары белән истәлекле булган Эт елын без зур рәхмәт хисләре белән озатабыз.

 27 декабрьдә район үзәгендәге Ял паркында үткәрелгән Үзәк Чыршы ачу тантанасында да быелгы елның иң истәлекле вакыйгалары телгә алынды, Яңа елга зур өметләр багланды. 
Быелгы Чыршы ачу тантанасы аеруча үзенчәлекле булды. Район административ бинасы каршыннан кузгалган шулкадәр күп санлы тройкалар, Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадын сарманлыларның моңарчы күргәне булды микән! Әйтүләренчә, мондый парад – районда беренче тапкыр һәм сарманлылар район җитәкчелегенә мондый бәйрәм өчен бик рәхмәтле калдылар! Ә тантана урынында – Ял паркында бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, авыл хуҗалыгы, нефть һәм газ чыгару, мәдәният, спорт һәм башка тармакларда ирешелгәннәргә тукталып һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, сарманлыларга Яңа елда да зур уңышлар, гаилә бәхете, иминлек теләде, Яңа елга әзерләнүдә зур тырышлык күрсәткән оешмаларны бүләкләп үтте. Кыш бабай, Кар кызларының балалар белән күмәкләп тау шуулары бәйрәмнең тагын бер күңелле мизгеле булды. Ә Чыршы төбендә балаларны тәмле-тәмле Кыш бабай күчтәнәчләре көтте. Теләгәннәр исә кайнар чәйдән авыз иттеләр. 
Киләсе ел – дуңгыз елы. Йолдызбагарлар фаразлавынча, ул бик күп уңай эмоцияләргә, мөһим вакыйгаларга бай һәм барлык кешеләр өчен дә әһәмиятле һәм истәлекле булачак. Яңа еллар белән, хөрмәтле райондашлар! 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев