САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманда Яшьләр көнен билгеләп үттеләр

Кичә Сарманда Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Ул 27 июньдә булса да, беренче ял нәкъ 2 июльгә туры килде. Бәйрәм бассейн артында урнашкан яңа паркта оештырылды. Иң элек "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге волонтерлары халыктан сораштыру алдылар. Ул "Яңа паркка нинди исем бирәбез?" дип аталды. Халык үз фикерен белдерде, аның...

Кичә Сарманда Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Ул 27 июньдә булса да, беренче ял нәкъ 2 июльгә туры килде. Бәйрәм бассейн артында урнашкан яңа паркта оештырылды. Иң элек "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге волонтерлары халыктан сораштыру алдылар. Ул "Яңа паркка нинди исем бирәбез?" дип аталды. Халык үз фикерен белдерде, аның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Ул арада спорт уеннары барды. Мини-футбол ярышлары иртәрәк башланды, соңрак футболчыларга пауэрлифтинг ярышларында һәм стритбол уеннарында катнашучылар да кушылдылар. Спорт уеннарында җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырылды.

Ниһаять, бәйрәм башланып китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова барысын да бәйрәм белән котлады, районда оешкан яшьләр берләшмәләрен билгеләп үтте. Аннары ул яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин белән район тормышында активлык күрсәткән яшьләрне һәм ГТОда яхшы күрсәткечләргә ия булган мәктәп укучыларын котлады. Яшьләргә - район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре, укучыларга ГТОның алтын значоклары тапшырылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, районда моңа кадәр ГТОның алтын значогын алучы укучылар юк иде, бу момент тарихка кереп калды.

Аннан соң тагын бер акция үткәрелде. Һәрбер оешма җыелган чүпләрне "Сезнең чүп өчен йорт" дип исемләнгән махсус контейнерга ташлады. Акциядә район җитәкчеләре, яшьләр берләшмәләре, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре һәм волонтерлар катнаштылар.Халыкны концерт белән Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем сөендерделәр. Сәүдә нокталары, уен мәйданчыклары эшләде. Бәйрәм дискотека белән төгәлләнде.

Айнур, Сарман:

- Бәйрәм бик ошады, яңа җирдә оештырылуы да үзенчәлекле булды. Барысы да югары дәрәҗәдә иде, бик күңелле булды.

Реклама

Алия, Җәлил:

- Яшьләр көненә ел да чыгам һәм һәрвакытта да канәгать калам. Яңа артистлар булгач, икеләтә кызыклы бит! Әле Җәлилдә үтәчәк бәйрәмгә чыгарга да ниятлим.

Ләйсән, Зур Нөркәй:

- Чагыштырмача ерактан барырга туры килсә дә, бер дә үкенмим. Бәйрәм менә дигән үтте, бөтенесе өчен - балалар, яшьләр һәм өлкәнрәк буын өчен дә барлык шартлар да тудырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X