САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда яшьләр иҗтимагый палатасының беренче утырышы узды

Бүген «Сарман» кинотеатрында муниципаль район Советы каршында оештырылган яшьләр иҗтимагый палатасының беренче утырышы узды. Утырышта район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Альбина Сабирова, район Советы рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов катнаштылар. Иң элек палатаның эшчәнлеге һәм аны формалаштыру нәтиҗәләре...

Бүген «Сарман» кинотеатрында муниципаль район Советы каршында оештырылган яшьләр иҗтимагый палатасының беренче утырышы узды. Утырышта район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Альбина Сабирова, район Советы рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов катнаштылар.

Иң элек палатаның эшчәнлеге һәм аны формалаштыру нәтиҗәләре турында сөйләнелде. Өченче көн тәртибендә яшьләр иҗтимагый палатасының рәисе итеп «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе «Яшь гвардияче» берләшмәсе җитәкчесе Николай Сахуриев сайланды. Ул үзенең урынбасарларын билгеләде, бишенче көн тәртибендә яшьләр иҗтимагый палатасының җаваплы сәркатибе сайланды. Аннары палатаның комиссияләре төзелде, төзелгән биш комиссиянең рәисләре билгеләнде, составлары расланды. Тугызынчы һәм унынчы көн тәртипләрендә яшьләр иҗтимагый палатасының Советы һәм эш планы расландылар.

Утырыштан соң яшьләр фикер алыштылар, үз тәкъдимнәрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев