САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда яшәүче Венера Хөсәенова бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәтә

Үзбәкстанда туып үскән, бүгенге көндә Сарманда яшәүче Венера Хөсәенова - халкыбыз җәүһәрләрен яңартучыларның берсе. Ул укучыларын бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәтә. Киләчәккә матур хыяллары да бар. Ленталар белән чигүне яңартырга тели ул. Ә иң зур теләге - халкыбыз җәүһәрләреннән берсе булган, татар халкының үсешен, бай рухи дөньясын чагылдырган, әбиләр сандыгында гына...

Үзбәкстанда туып үскән, бүгенге көндә Сарманда яшәүче Венера Хөсәенова - халкыбыз җәүһәрләрен яңартучыларның берсе. Ул укучыларын бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәтә.

Киләчәккә матур хыяллары да бар. Ленталар белән чигүне яңартырга тели ул. Ә иң зур теләге - халкыбыз җәүһәрләреннән берсе булган, татар халкының үсешен, бай рухи дөньясын чагылдырган, әбиләр сандыгында гына сакланып калган тарихи чигүне торгызырга хыяллана, тамырларыбыз, матур традицияләребез онытылмасын дип тели.

Венера өчен укытучылык һәм кул эшләре яраткан хезмәт, яраткан шөгыль генә түгел.

- Барлык балалар да экономист та, юрист та булып бетә алмый. Шуңа күрә аларга белем бирү генә түгел, аларны җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, тормышта югалып калмаска, иҗади сәләтләрен үстерү, һөнәрле булырга өйрәтү дә бик мөһим, - ди ул.

Реклама

Венераның "ВКонтакте" челтәрендәге шәхси битендә аның кул эшләре бар.

Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев