САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда яшәүче шагыйрь Дамир Гарифуллин кыш якынлашуы турында шигырь язган

Озакламас, көннәр кышка күчәр Күргән булды яңгыр койганны да Шыбыр-шыбыр гөмбәз чиләктән. Кара төндә ак кар яуган җиргә Ак он или торган иләктән. Акка төренгәннәр бакчалар да, Бушап калган бөтен түтәлләр. Ә песнәкләр, кышка "Мәрхәбә!" - дип, Тамга белән язып үтәләр. Пышын-пышын гына чыркылдашып, Чыпчыклар да килеп кунганнар. Тәүге карны...

Озакламас, көннәр кышка күчәр

Күргән булды яңгыр койганны да

Шыбыр-шыбыр гөмбәз чиләктән.

Кара төндә ак кар яуган җиргә

Ак он или торган иләктән.

Акка төренгәннәр бакчалар да,

Бушап калган бөтен түтәлләр.

Ә песнәкләр, кышка "Мәрхәбә!" - дип,

Тамга белән язып үтәләр.

Пышын-пышын гына чыркылдашып,

Чыпчыклар да килеп кунганнар.

Тәүге карны күреп калыр өчен,

Таң җилләре, әнә, тынганнар.

Күренде дә күзгә, моңга салып,

Эреп бетте бу кар кинәттән.

Бетмәс төсле, китмәс төсле булып

Яуды, юкса, нечкә иләктән.

Суыгы да аның җылы әле,

Булыр микән, белмим, кыш салкын.

Миләш чыпчыклары очып йөри,

Кыш якындыр, димәк, кыш якын.

Озакламас, көннәр кышка күчәр,

Җиребезгә көткән кар төшәр.

Кыш бабайны әйтәм, әфсен өреп,

Һәр тарафка ап-ак кар түшәр.

Дамир Гарифуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев