САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда яшәүче Ногмановлар ярты гасыр бергә

Сарман авылында яшәүче Ринат һәм Фатыйма Ногмановлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Авыл җирендә һәркемнең тормыш юлы - күз алдында. Бу пар - авылның ихтирамын казанган күркәм гаилә. Төпле фикере булган, тырыш, бер минутын да бушка сарыф итәргә күнекмәгән Ринат абый бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнаша. Ринат абый...

Сарман авылында яшәүче Ринат һәм Фатыйма Ногмановлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Авыл җирендә һәркемнең тормыш юлы - күз алдында. Бу пар - авылның ихтирамын казанган күркәм гаилә. Төпле фикере булган, тырыш, бер минутын да бушка сарыф итәргә күнекмәгән Ринат абый бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнаша.

Ринат абый белән Фатыйма апа ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә дүрт оныкның куанычын тоеп яшиләр.

Юбилярларга район җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев