САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда яшәүче Өнип Гамировның юбилее булды

Сарман муниципаль районы Сарман авылында яшәүче Гамиров Өнип Гамирҗан улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өнип абый 1945 елның 19 февраленда Рангазар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1962 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, "Җинүче" колхозында баш зоотехник булып эшли башлый. Ул барлык хезмәт юлын яратып башкарган эшенә багышлый. Башкарган...

Сарман муниципаль районы Сарман авылында яшәүче Гамиров Өнип Гамирҗан улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өнип абый 1945 елның 19 февраленда Рангазар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1962 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, "Җинүче" колхозында баш зоотехник булып эшли башлый. Ул барлык хезмәт юлын яратып башкарган эшенә багышлый. Башкарган нәтиҗәле эшләре өчен аңа бик күп район, республика бүләкләре тапшырыла. Иң зур бүләк "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән исем бирелә. Тормыш иптәше Фәүзия апа белән алар ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә 6 онык куанычы белән яшиләр, район һәм ветераннар томышында актив катнашалар.

Өнип абый авылның һәм районның хөрмәтле кешеләренең берсе. Юбилее уңаеннан аны котларга район җитәкчеләре, туганнары, кунаклар җыелды. Өнип абыйга ныклы сәламәтлек, тигезлек, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп озак еллар яшәвен телибез.

Мәгълүмәт сайттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев