САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда яшәүче Мөслимә һәм Рәис Минибаевлар Татарстан Президенты белән очрашуда булдылар

Республика көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше шәһәр һәм авылларыбызда яшәүче үрнәк гаиләләр белән очраша. Шундый 53 гаилә арасында Сарманда тату, матур, күпләргә өлге булырлык итеп гомер кичерүче, һәркем сокланырлык хезмәт юлы үтүче Мөслимә һәм Рәис Минибаевлар да бар. Быел аларның язмышларын бергә бәйләүләренә 50 ел...

Республика көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше шәһәр һәм авылларыбызда яшәүче үрнәк гаиләләр белән очраша. Шундый 53 гаилә арасында Сарманда тату, матур, күпләргә өлге булырлык итеп гомер кичерүче, һәркем сокланырлык хезмәт юлы үтүче Мөслимә һәм Рәис Минибаевлар да бар. Быел аларның язмышларын бергә бәйләүләренә 50 ел була.

- Тормыш юлларын бергә бәйләгән ул көн минем хәтеремә гомеремнең иң матур көне булып кереп калды. Шундый йомшак ак кар ява, ипләп кенә җиргә төшә, агачларга куна. Рәис мине тулай торактан такси белән - беренче тапкыр утыруым - килеп алды, һәм без Ленин, хәзерге Кремль урамындагы үзәк загс бүлегенә юл тоттык. Ул вакытта мин педагогия институтының - IV, Рәис авыл хуҗалыгы институтының III курсында укый идек, - дип искә ала ул көнне Мөслимә ханым.

Мәхәббәт белән кушылган ике яшь йөрәккә тормыш каршылыклары берни тормый. Берничә ай аерым торырга мәҗбүр булсалар да, язга тулай торактан икесенә бер бүлмә бирәләр. Ә аннан соң аларны практика чоры аера. Анысы да башкаларныкына охшамый. Сарман район газетасына дубляж бүлегенә әдәби хезмәткәр кирәк була. Мөслимә Зәкиевна көндез редакциядә эшләсә, кич, практиканы өзмәс өчен, кичке мәктәптә укытырга мәҗбүр була. Диплом алыр алдыннан дәүләт имтиханнарын бирүе дә авыр да, хәзер сагынып сөйләрлек гыйбрәтле дә вакыйга булып хәтеренә кереп калган. Бала көткән яшь ханым, өлгерә алмам, дип, имтиханнарын алданрак бирә башлый. Тик шулай да өлгерә алмый. Аның каравы, имтиханнар арасында малайлы булырга өлгерә. Табибка күрсәтмәскә тырышып, хастаханә караватында дәүләт имтиханына әзерләнә.

Рәис абыйны, курстан берүзен инженер итеп, юллама белән җибәрәләр. Ул гомер буе җитәкче постларда эшли, районның үсеше өчен тырыш хезмәт куя, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, "Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеменә, Россия, республика бүләкләренә лаек була. Мөслимә Зәкиевна исә - гомерен балаларга бөек Пушкин телен өйрәтүгә багышлаган югары категорияле укытучы, "Халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек була, район, республика күләмендә бүләкләнә.

Үзләре кебек үз-үзләренә таләпчән, һәр нәрсәгә зур җаваплылык белән карый торган тырыш ул белән кыз үстерәләр. Айрат, инженерлык-төзүчеләр институтын тәмамлап, Чаллы шәһәрендә төзү оешмасында эшли. Индира Рәисовна - район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Казан дәүләт университетының исәп-хисап техникасы һәм кибернетика факультетын, соңрак, читтән торып, ТР Президенты аппараты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре хәзерли торган югары уку йортын тәмамлый.

Матур гомер кичергән Мөслимә апа белән Рәис абыйга күпләр сокланып карый. Ә сере, беренче карашка, гади генә кебек. "Әткәй, әнкәй тормышыннан шуны аңлап калдым: хатын-кыз ир-атка карата игътибарлы, ихтирамлы булырга тиеш", - ди Мөслимә Зәкиевна. Алай гына да түгел, арып кайткач, борчуларын бушата алырдай акыллы киңәшче, ныклы терәк тә була белә ул. Юкка гынамыни Рәис абый аңарга бүгенге көнгәчә сокланулы, рәхмәтле күзләр белән бага?! "Яратырга, кешеләр өчен янарга, башкалар өчен борчылырга да синнән өйрәндем", - ди ул аңа.

Реклама

"Бәхетлеме сез?" - дигән сорауга "Әйе, бик бәхетле", - дип җавап бирде Мөслимә Зәкиевна. "Бер-береңә кирәклегеңне тоеп яшәү дә - зур шатлык, - ди ул. - Балалар, киленебез Наилә, киявебез Радик, дүрт оныгыбыз да безнең өчен бердәй кадерле".

Оныклар, дигәннән, алар да әти-әниләре, әби-бабаларын уңышлары белән еш куандыралар. Дүрт оныкның өчесе мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнар. Илдар быел - Казан төзелеш һәм архитектура, Айгөл - Казан Идел буе федераль университетының V, Гөлназ I курсына баралар. Тугызынчы класска барырга җыенучы Ләйлә дә "5"ле билгеләренә генә укый.

Саубуллашканда, Мөслимә һәм Рәис Минибаевлар Президент белән очрашу алдыннан чиксез дулкынлануларын әйттеләр.

- Без үзебезнең авыл, район, республика яңалыклары белән танышып барырга тырышабыз. Безне дөньяда булган вакыйгаларның барысы да кызыксындыра. Соңгы вакытта аның бик тә тиз уалучан һәм кадерле икәнлеген тойдык. Рөстәм Нургалиевич, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең игелекле башлангычларын дәвам итеп, республика эшчәнлегенә халкыбызның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән яңа импульс бирә. Россия Президенты Владимир Путинның: "Мин Татарстанга сокланам", - дигән сүзләре белән килешмичә булмый. Без - өченче буын вәкилләре - Рөстәм Нургалиевичның үзенә дә сокланабыз. Ул башка президентлар арасында лидер гына түгел, үзенә тартып тора торган кеше дә. Анда никадәр сөйкемлелек, киң күңеллелек, гадилек һәм акыллылык! Аның бу сыйфатлары һәркемне үзенә җәлеп итә. Ул кешене тыңлый, илһамландыра белә, ярдәм кулын суза. Президентның гаиләсендә дә рухи якынлык, эчкерсезлек, шатлык, бер-береңне ярты сүздән аңлау кебек сыйфатлар өстенлек итүгә шикләнмибез. Ә Сарманда безгә иң ошаганы - аның матурлыкка, камиллеккә омтылуы, халкының заман белән бергә атларга тырышуы. Болар - Президентыбыз алып барган сәясәт, эшчәнлек нәтиҗәсе, дип уйлыйбыз, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X