САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманда яшәүче Куян кызы ни өчен авырган?

26 июнь көнне бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнен билгеләп үтә.

Бу көн календарьгә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы тарафыннан 1987 елда кертелә. Шул елларда ук бу мәсьәлә кискен була. Кызганычка каршы, ул бүгенге көндә дә шулай булып кала бирә. 
Балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен булдыру һәм ныгыту, зарарлы гадәтләрне булдырмау, туклану ярдәмендә сәламәтлекне ныгыту турындагы белемнәрен арттыру, җәйге кызудан саклану максатыннан, район китапханәсе хезмәткәрләре Ял паркында балалар өчен махсус чара үткәрделәр. Анда Сарман гимназиясе базасында эшләп килүче лагерьгә йөрүче балалар катнаштылар. Китапханәче апалары аларга сәламәтлекне саклау, зарарлы гадәтләрне булдырмау турында әкият геройлары катнашында сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Соңыннан балалар күңелле музыка астында алар белән бергә зарядка ясап алдылар. Чара балаларның командаларга бүленеп, төрле хәрәкәтле уеннар һәм бәйгеләрдә көч сынашулары белән тәмамланды. 
Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев