САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда яшәүче Корбановлар торак йортлы булдылар

Сарманда яшәүче Фәридә һәм Айнур Корбановлар - «Авыл ипотекасы» ярдәме белән йортлы булган гаиләләрнең берсе.

Моңа кадәр бер бүлмәле фатирда яшәгән яшьләр, икенче балалары туу белән, йортлы булу турында уйлана башлыйлар. Кечкенәдән авылда ихаталы йортта, әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итеп үскән егеткә, әлбәттә, фатир стеналары гына тар була. Гаиләле булгач, тавык-чебешен дә асрыйсы, җиләк-җимешен, яшелчәсен дә үстерәсе килә. Тормыш иптәше Фәридә дә тырыш гаиләдә үсә.
- Йортлы булу теләге белән, матди ярдәм мөмкинлеге сорап, район авыл хуҗалыгы идарәсе тәкъдим иткән банкка мөрәҗәгать иттек. Анда шушы льготалы кредитны алырга киңәш иттеләр, шартларын ныклап аңлаттылар. Безгә бик ошады, һәм без менә инде шуның ярдәмендә йортлы да булдык. Ай саен 10 мең түләп барачакбыз. Түләү шартлары да уңайлы, - ди гаилә башлыгы.
Айнур үзе төзелеш оешмасында эшли. Фәридә, район үзәгенең бер сәүдә үзәгендә хезмәт куеп, бүгенге көндә декрет ялына чыккан. Кызлары Азалиягә - 1 яшь тә 2 ай, ә уллары Ислам Сарман гимназиясенең 2 сыйныфында укый.
Бу хакта тулырак газетабызның 27 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев