САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарманда яшәүче Азат белән Азалия Таеповлар әтиләре Алмазга шигырь багышлаганнар

Без "Әти белән бергә" дип аталган фотоконкурс ачыла дип игълан иткән идек. Беренче катнашучыларыбыз - Сарманнан Азат белән Азалия Таеповлар һәм аларның әтиләре Алмаз. Балалар әтиләрен бик яраталар, аңа багышлап шигырьләр дә язалар: Безнең әтине эшендә "Универсаль" ул, диләр. Аның кулыннан килмәгән Юктыр бер эш тә, диләр Әти өйгә кайтып...

Без "Әти белән бергә" дип аталган фотоконкурс ачыла дип игълан иткән идек. Беренче катнашучыларыбыз - Сарманнан Азат белән Азалия Таеповлар һәм аларның әтиләре Алмаз. Балалар әтиләрен бик яраталар, аңа багышлап шигырьләр дә язалар:

Безнең әтине эшендә

"Универсаль" ул, диләр.

Аның кулыннан килмәгән

Юктыр бер эш тә, диләр

Әти өйгә кайтып кергәч,

Өйләр яктырып китә.

Бар эшләр дә җиңеләя,

Ару-талулар бетә.

Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта безнең белән

Дустыбыз кебек уйнаучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев