САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда яшәүче Асия китаплар ярата

Иртәгә – Халыкара балаларны яклау көнне – балаларга аеруча игътибар һәм наз күрсәтә торган көн.

Шушы уңайдан “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина һәм Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова Сарманда яшәүче Асия Азиханова янында булдылар. Исегезгә төшереп үтәбез, хөрмәтле төркемдәшләр – мәгълүмат-мөхәррият үзәге тарафыннан менә өченче ел инде “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясе гамәлгә ашырылып килә. Аның кысаларында үзәк райондашларыбыз тарафыннан күңел җылысын кушып бәйләнгән оекбашларны районыбызда яшәүче инвалид балаларга тапшыра. Асия дә Гөлнара ханымнан – бәйрәм күчтәнәчләре, ә Альбина Сабировадан күчтәнәчләр белән бергә бәйләнгән оекбашлар да алды. 
Асия Сарман урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында укый, бигрәк тә рус һәм инглиз теле дәресләрен яратып үзләштерә, рус һәм чит ил язучылары әсәрләрен ярата. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев