САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда яшәүче Анна апа Гомәрова – табигатькә гашыйк

Сарман авылында гомер кичерүче Анна апа Гомәрованың исеме райондашларга яхшы таныш. Ул, өлкән яшьтә булуына карамастан, актив тормыш алып бара. Эчкерсезлеге, күңел матурлыгы йөзенә чыккан. Һичкайчан зарланмас, тормышка позитив караш белән яши ветеран. Сәламәт яшәү рәвешен алга куеп, даими спорт белән шөгыльләнә: чаңгыда шуа, бассейнга, тренажер залына йөри. Районның сәнгатен,...

Сарман авылында гомер кичерүче Анна апа Гомәрованың исеме райондашларга яхшы таныш. Ул, өлкән яшьтә булуына карамастан, актив тормыш алып бара. Эчкерсезлеге, күңел матурлыгы йөзенә чыккан. Һичкайчан зарланмас, тормышка позитив караш белән яши ветеран. Сәламәт яшәү рәвешен алга куеп, даими спорт белән шөгыльләнә: чаңгыда шуа, бассейнга, тренажер залына йөри. Районның сәнгатен, мәдәниятен үстерүгә дә үзеннән өлеш кертә. Ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша. Кул эшләре түгәрәгенә йөрергә дә вакыт таба. Бакчасында матур-матур гөлләр, җиләк-җимеш үстерергә дә бик оста ул.

Анна апа - тирә-юньдәге һәрнәрсәгә гашыйк кеше. Табигатьне ярата, аның бакчасында алтмыштан артык төрле гөлчәчәк үсә. Иртә яздан шау чәчәктә утырган пион, лалә, нәркисләрне башкалары алмаштыра.

- Чәчәкләр үстерү шөгыле әнидән күчкән миңа, кызым Рәмиләнең дә бакчасында нинди генә төрләре юк аларның. Орлыкларны, гадәттә, үзем әзерлим, булмаганнарын, ошаганнарын сатып алам, - ди Анна апа.

Быел яңгырлар булмау үзәккә үтте. Аларның шифасы күпкә артык бит, файдалы үзлеккә ия. Корылык күп кенә чәчәкләрнең матурлыгын бик тиз югалтты.

"Җиләк-җимеш, яшелчә,

Чәчәкләре белән бергә яңгыр суы ярата.

Яңгыр суын көтеп тормый,

Сулар сибә Анна апа", - дип, такмаклый-такмаклый, көн дә иртә-кич, төнлә уянса да, чыгып, кат-кат бакчага сулар сибә тынгысыз бакчачы.

Яшелчә-җимешне дә мулдан утырта, үстерә ул. Алардан төрле кайнатмалар, компотлар яба, салатлар ясый. Аларны әзерләү өчен махсус урыны да бар. Үрмәле гөлләр арасына яшеренгән җәйге чатырындаа Анна апа эштән бушаган араларында ял итә, чәй эчә, җәй көне балаларын, оныкларын, кунакларын да шунда сыйлый.

Газета укучыларга Анна апаның аш-су дәфтәреннән бер рецепт тәкъдим итәбез.

3 килограмм помидор, 200 грамм сарымсак, 2 данә болгар борычын, 2 данә әче борычны иттарткыч аша чыгарасы. 50 грамм серкә, 3 аш калагы тоз, ярты стакан шикәр комы салып болгатасы. Тәменчә укроп, петрушка өстисе. Кайнатасы түгел, суыткычта саклыйсы. Беренче, икенче ашлар янына да, тәмләткеч буларак та кулланырга була. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев