САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманда велосипедта йөрүчеләр күбәйде

Соңгы вакытта район үзәгендә, авылларда велосипедта йөрүчеләрне күпләп очратырга була. Чит илләрдә ул күптән популяр инде. Велосипед сәламәтлеккә файдалы булудан тыш, иң арзанлы транспорт санала, бензин да сорамый, экологиягә дә зыяны юк, теләгән җиреңә тиз арада барып кайту чарасы да. Велосипед сүзе латинчадан тәрҗемә иткәндә, "вело" - тиз, "педес" аяклар...

Соңгы вакытта район үзәгендә, авылларда велосипедта йөрүчеләрне күпләп очратырга була. Чит илләрдә ул күптән популяр инде. Велосипед сәламәтлеккә файдалы булудан тыш, иң арзанлы транспорт санала, бензин да сорамый, экологиягә дә зыяны юк, теләгән җиреңә тиз арада барып кайту чарасы да. Велосипед сүзе латинчадан тәрҗемә иткәндә, "вело" - тиз, "педес" аяклар дигәнне аңлата. Аңа, дөресрәге, аның "бабасы" - агач самокатка 1814 нче елда немец бароны Карл фон Драйс "тормыш бүләк иткән". Берничә елдан ул камилләшкән һәм массакүләм җитештерүгә, аннан кулланышка кертелгән. Велосипедның берничә төре бар: юлда, тауда йөрү, спорт белән шөгыльләнү өчен, махсус велосипедлар (йөк ташу өчен, циркта кулланылганы) һәм башкалар. Ике, өч, хәтта дүрт тәгәрмәчлеләре дә бар. Кайберәүләр велосипедны велотренажер белән дә алмаштырырга омтыла. Ләкин саф һавада йөрүгә җитәме сон инде?!

Күптән күзәтеп йөрим: ял паркында, чишмәләргә бару юлында велосипедта йөрүчеләр еш күренә. Эш урыннарына бу транспортта җилдерүчеләр дә күп. Мин Сарманнан Гөлҗиһан апа Фарлукшина, күршебез Нурия апа Валкаева, Энҗүдә Бакиева, Диләрә Фазлыеваларга гел сокланып карыйм. Берничәсен туктатып, бу шөгыльләре белән кызыксындым да.

Ирина Исламова, балалар бакчасы хезмәткәре (фотода):

- Велосипедта йөрүемә 13 ел булды. Аякларым авыртып, эш урыныма җәяү бару авырлашкач, бу техникага утырырга булдым. Мин мәктәптән үк спортны бик яраттым. Хәзер велосипедтан башка җәйне үткәрүләремне күз алдына да китермим. Эшкә, барлык кирәк урынга бик яратып, горурланып, шул транспорт белән барам. Бүгенге көндә скутерда да йөри беләм, тик аны йөртергә рөхсәт кәгазем юк, шул гына киртә булып тора. Хыялым - укып, скутер йөртү хокукына ия булу. Велосипедта йөрү барлык кешегә дә сәламәтлеге өчен файдалы, дип уйлыйм.

Резидә Мирзасалихова, шәфкать туташы:

- Мин кечкенәдән велосипедта йөрергә яраттым. Тормышка чыгып, балалар үстергәндә, гаилә мәшәкатьләре белән яшәгәндә, бераз тукталып торырга туры килде. Хәзер янә велосипедка утырдым. Эшкә дә, йомыш төшкән башка җиргә дә шуның белән йөрим. Оныгым Рузия белән кичке якта ял паркына йөрергә чыгабыз. Шундый рәхәт: кабат балачакка, яшьлегемә кайткандай булам.

Белгеч фикере

Алсу Ситдыйкова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район буенча филиал директоры:

- Ел дәвамында 14 яше тулмаган балалар белән инспекторлар тарафыннан эш алып барыла, төрле акцияләр үткәрелә. Закон нигезендә, яше җитмәгәннәргә машина юлында велосипедта йөрү катгый тыела. Моның өчен әти-әниләрне административ җаваплылыкка тарту каралган. Бу төр спортны яратучыларга ял паркы, техника йөрмәгән махсус тыныч урыннар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев