САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда тәрбиягә бала алган ата-аналар форумы узды

Бүген Сарман сәнгать мәктәбендә гаиләләренә тәрбиягә бала алган ата-аналар форумы узды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан аңа әниләр чакырылган иде. Тантананы муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова ачты. Ул район башлыгы Нәфис Закиров һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен, игелекле гамәлләре өчен...

Бүген Сарман сәнгать мәктәбендә гаиләләренә тәрбиягә бала алган ата-аналар форумы узды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан аңа әниләр чакырылган иде. Тантананы муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова ачты. Ул район башлыгы Нәфис Закиров һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен, игелекле гамәлләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Башкарма комитетның балигъ булмаган яшүсмерләрне опекунлык һәм попечительлеккә алу буенча бүлеге баш белгече Зәния Вафина очрашуга килгән Бөтендөнья татарлар конгрессы канаты астында оешып килүче районның "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән таныштырды. Алар да матур тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр. Җылы очрашу җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп, тәмле ризыклы табын артында барды. Килгән әниләрнең һәрберсе тәрбиягә алган балаларының язмышлары белән таныштырдылар, уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.

- Үзем каты авырый башлагач, исән-имин савыксам, бер авыру баланы тәрбиягә алып, аякка бастырам, дип үземә максат куйган идем, - дип башлады сүзен Җәлилдән Ракыйга апа Шәяхмәтова. - Шул рәвешле берәм-берәм 6 бала алып тәрбияләдек, хәзер сөенеп бетә алмыйбыз, бик тату яшибез.

Очрашу турында тулырак язманы газетаның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев