САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда әти-әни­ләр, укучылар чыгарылышны ничек кызыклы итеп үткәрү турында уйлыйлар

Заман башка, көй башка Ал­ла­га шө­кер, бер­дәм дәү­ләт им­ти­хан­на­ры арт­та кал­ды. Дул­кын­ла­нып, алар­ның нә­ти­җә­лә­рен көт­кән ара­да, кү­ңел­ле яңа мә­шә­кать - чы­га­ры­лыш ки­чә­се­нә әзер­лек баш­лан­ды. Шул уңай­дан төр­ле бу­ын вә­кил­лә­ре бе­лән сөй­лә­шеп ал­дык. ­Габ­дул­ли­на Нә­һер­ле­га­ян, 1916 нчы ел­гы: - Ран­га­зар­да өч мә­чет бар иде. Без баш­та аръ­як мә­че­тен­дә, ан­нан юга­ры оч...

Заман башка, көй башка

Ал­ла­га шө­кер, бер­дәм дәү­ләт им­ти­хан­на­ры арт­та кал­ды. Дул­кын­ла­нып, алар­ның нә­ти­җә­лә­рен көт­кән ара­да, кү­ңел­ле яңа мә­шә­кать - чы­га­ры­лыш ки­чә­се­нә әзер­лек баш­лан­ды. Шул уңай­дан төр­ле бу­ын вә­кил­лә­ре бе­лән сөй­лә­шеп ал­дык.

­Габ­дул­ли­на Нә­һер­ле­га­ян, 1916 нчы ел­гы:

- Ран­га­зар­да өч мә­чет бар иде. Без баш­та аръ­як мә­че­тен­дә, ан­нан юга­ры оч мә­че­тен­дә укы­дык. Төр­ле­се төр­ле яшь­тә­ге ун­лап ке­шене җый­ды­лар. Кай­сы­ның ая­гы­на, кай­сы­ның өс­те­нә бул­ма­ган­нан, йөр­гә­не йөр­де, йөр­мә­гә­не юк. Биш ел ла­тин хә­реф­лә­ре бе­лән укы­дык, ан­нан яңа әлиф­кә күч­тек. Тә­нә­фес­ләр­дә Мәр­вәр апа, бет­лә­мә­де­ләр ми­кән, дип, баш­ны ка­ра­та иде. Ки­тап­лар да дәф­тәр­ләр дә бар иде, алар­ны фа­нер букча­га са­лып йөр­дек. Ан­нан Фәх­рәт абый Ка­зан­нан яңа чык­кан, мо­да­лы сум­ка алып кайт­ты. Чы­га­ры­лыш­лар бул­ма­ды.

Нүр­си­нә Габитова, 1936 нчы ел­гы:

- Мин җи­де ел Кәү­җи­як мәк­тә­бен­дә укы­дым. Мәк­тәп зур иде. Һәр класс­та утыз-кы­рык ба­ла идек. Ан­нан бер ел укы­мый­ча то­рыл­ды. "Әт­кәй, ми­нем дә укый­сы ки­лә", - дип әй­тә идем. Ул итек ба­сар­га өй­рә­неп, ак­ча эш­ләп, ми­не укыр­га керт­те. 250 сум тү­ләп, өч ел Сар­ман­ның таш мәк­тә­бен­дә укы­дым. Бик күп идек без - си­ге­зен­че­ләр ге­нә биш класс идек. Ма­те­ма­ти­ка, хи­мия фән­нә­рен яра­та идем. Мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган­да, әл­лә ни бәй­рәм үт­кә­рел­мә­де ин­де, кон­церт­лар ку­ел­ды бу­гай. Ан­нан Ала­бу­га­да ме­ди­ци­на учи­ли­ще­сын­да шәф­кать ту­та­шы-фельд­шер груп­па­сын­да укып чык­тым.

Гөл­си­нә Ну­ри­е­ва (Иша­ли­на), 1956 нчы ел­гы:

- Чы­га­ры­лыш­ка ак­ча җыю, өс­тәл әзер­ләү ди­гән нәр­сә бул­ма­ды без­нең ва­кыт­та. Тра­ди­ция бу­ен­ча бәй­рәм­гә ак күл­мәк, ак туф­ли ки­я­ләр иде. Тик алар­ны та­бу бик кы­ен ва­кыт­лар бул­ган­га, кү­бе­се тек­те­реп яки шә­һәр­дән ге­нә за­каз­га алып кай­та­лар иде. Тек­те­рим, ди­сәң дә, ях­шы те­гү­че та­буы авыр иде. Без­нең ту­ган­нар Ле­нинг­рад­та бул­гач, күл­мәк бе­лән туф­ли­ләр­не шун­нан алып, поч­та аша җи­бәр­де­ләр.

1973 нче ел­ның 25 нче ию­не. Ка­ра­шай Сак­лау мәк­тә­бе. Чы­га­ры­лыш ли­ней­ка бе­лән баш­лан­ды. Хә­тер­лим, ди­ре­кто­ры­быз әти-әни­лә­ре­без­гә мак­тау сүз­лә­ре, без­гә үгет-нә­си­хәт әй­теп, һәр­бе­ре­без­нең ку­лын кы­сып, ат­тес­тат бир­де. Ан­нан клуб­та гар­мун көй­лә­ре­нә вальс би­еп, укы­ту­чы­ла­ры­быз­га рәх­мәт сүз­лә­ре әй­теп, авыл урам­на­рын­нан бер-бе­ре­без­не оза­ты­шып та­ра­лыш­тык. Икен­че көн­не ин­де кү­бе­без юга­ры уку йорт­ла­ры­на до­ку­мент би­рер­гә шә­һәр­гә юл тот­тык. Ва­кыт уз­ган са­ен, оч­ра­шу­лар си­рә­гәя, шул Са­бан­туй­ларда ту­ган як­лар­га кай­тып кү­решәбез, укы­ган, им­ти­хан бир­гән, чө­ген­дер эш­лә­гән ва­кыт­лар­ны ис­кә ала­быз.

Эль­ви­ра Гә­рә­е­ва, 1976 нчы ел­гы:

- Чы­га­ры­лыш­ка күп­ме ак­ча чык­ка­нын хә­тер­лә­мим - әти-әни­ләр оеш­тыр­ган­гадыр ин­де, ми­нем өчен ул ерак ба­ла­чак ха­ти­рә­се сы­ман гы­на. Зәң­гәр төс­тә­ге күл­мәк тек­тер­гән­не хә­тер­лим. Бик ма­тур иде. Әм­ма чы­га­ры­лыш ки­чә­сен­нән соң бер дә ки­ел­мә­де. Бан­кет мәк­тәп аш­ха­нә­сен­дә үт­те. Мәк­тәп тә­мам­лау­чы яшь­ләр­гә әй­тә­сем ки­лә: чы­га­ры­лыш сы­нау­ла­ры­на ка­рый күп­кә кат­лау­лы­рак, авыр­рак сы­нау­лар бу­ла тор­мыш­та, сез­гә бар­лык сы­нау­лар­ны да уңыш­лы үтәр­гә яз­сын.

Зөһ­рә Бәх­ти­е­ва, 1996 нчы ел­гы:

- Ак­ча­ла­та якын­ча 2000 сум җый­дык. Аль­бом 1100 сум­га төш­те.

- Зөһрә, бер тап­шы­ру­да Фе­ликс Ца­ри­ка­ти үзе­нең кы­зы­на чы­га­ры­лыш­ка 68 мең­лек күл­мәк ал­уын әйтте.

- Ә мин шун­дый яңа­лык ишет­тем. Сер­би­я­нең Пи­рут шә­һә­рен­дә чы­га­ры­лыш уку­чы­ла­ры кыйм­мәт кос­тюм, күл­мәк­ләр ал­мый­ча, ян­га кал­ган ак­ча­ны мох­таҗ­лар­га та­рат­кан­нар. Ми­ңа кал­са, алар­ның га­мәл­лә­ре күп­кә ма­тур­рак һәм ан­дый чы­га­ры­лыш го­рур­ла­нып ис­кә алыр­лык бу­ла­чак.

За­ма­на­лар үтү белән чы­га­ры­лыш ки­чә­лә­ре­ уздыру тәртипләре үз­гә­рсә дә, аларның әһәмияте югалмый. Аларны ки­чә­ге уку­чы­лар озак еллар искә алып, күңел түрләрендә матур хатирә итеп саклыйлар.

Сүз уңаеннан

Экс­перт­лар әй­тү­ен­чә, Рос­си­я­дә 2013 ел­ның чы­га­ры­лыш ки­чә­лә­ре 10 меңнән 75 мең сум­га тө­шә­чәк. Әти-әни­ләр исә март аен­нан ук, чы­га­ры­лыш­ны күтә­рү өчен, кре­дит­лар ала баш­ла­ган­нар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев