САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Сарманда «Тату сыйныф серләре» белән уртаклаштылар

Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә республикакүләм «Тату сыйныф серләре» конкурсының муниципаль этабы узды.

Әлеге конкурс белем бирү оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының укучыларны тәрбияләүдә иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурста ата-аналар комитетларының 3 командасы катнашты. Аларның һәрберсе «Безнең тату, дус сыйныф!» дигән оригиналь визит карточкасын тәкъдим итте, күргәзмә яклады һәм иҗади номер күрсәтте.

Конкурс күрсәткәнчә, ата - аналар комитетлары әгъзалары һәрвакыт мәктәп тормышы вакыйгаларының үзәгендә яшиләр, балалар мәнфәгатьләрен кайгырталар. Конкурсның муниципаль этабында МБГББУ «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» командасы җиңү яулады. Әлеге командага конкурсның зона этабында уңышлар телибез.

М. Рәмзи исемендәге Әлмәт һәм З.Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәпләре әлеге конкурсның призерлары булдылар. Конкурс җиңүчеләрен котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев