САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда суны саксыз файдалану проблемалар тудыра

"Су­ны төн­лә, сә­гать ике­ләр, өч­ләр ти­рә­сен­дә то­рып, нин­ди са­выт бар - шу­ңа җы­я­быз. Кай көн­нәр­дә ул әбәт­кә дә җит­ми", - ди­ләр күп­кат­лы йорт­лар­да яшәү­че­ләр. Алар гы­на тү­гел, су­га Сар­ман­ның юга­ры очын­да­гы шәх­си йорт­лар­да яшәү­че­ләр дә тил­ме­рә. Ә кай­бе­рәү­ләр яшел­чә­гә ге­нә тү­гел, бә­рәң­ге бак­ча­сы­на да көн-төн су агы­за. Бер уй­ла­ган­да, аңа...

"Су­ны төн­лә, сә­гать ике­ләр, өч­ләр ти­рә­сен­дә то­рып, нин­ди са­выт бар - шу­ңа җы­я­быз. Кай көн­нәр­дә ул әбәт­кә дә җит­ми", - ди­ләр күп­кат­лы йорт­лар­да яшәү­че­ләр.

Алар гы­на тү­гел, су­га Сар­ман­ның юга­ры очын­да­гы шәх­си йорт­лар­да яшәү­че­ләр дә тил­ме­рә. Ә кай­бе­рәү­ләр яшел­чә­гә ге­нә тү­гел, бә­рәң­ге бак­ча­сы­на да көн-төн су агы­за. Бер уй­ла­ган­да, аңа кыт­лык бу­лыр­га ти­еш тә тү­гел ке­бек. Ник ди­гән­дә, 2012 ел­дан бир­ле Та­тарс­тан­да авыл­лар­ны су бе­лән тәэ­мин итү прог­рам­ма­сы эш­ли. Аның кы­са­ла­рын­да ел да ли­ни­я­ләр алыш­ты­ры­ла, яңа­ла­ры су­зы­ла, ар­те­зи­ан ко­е­ла­ры ка­зы­ла, су ба­сы­мын арт­ты­ру ма­на­ра­ла­ры ур­наш­ты­ры­ла. Әм­ма, җәй җи­тү бе­лән, проб­ле­ма та­гын кис­кен­лә­шә. Ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ җитәкчесенең инф­раст­рук­тур үсеш буенча урынбасары Рау­шан Сол­та­нов мо­ны су­дан сак­сыз фай­да­ла­ну нә­ти­җә­се дип бә­я­лә­де.

- Ко­ры­лык ва­кы­тын­да су бо­лай да ки­ми. Су куу җай­лан­ма­ла­рын­да аның би­ек­ле­ге тө­шә. Шу­ның өс­те­нә бак­ча­сы­на көн­нәр буе су сип­те­рү­че­ләр бар. Алар­да баш­ка­лар ха­кын­да уй­лау юк. Кай­бе­рәү­ләр хәт­та шланг то­таш­ты­рып сип­те­рә. Шу­лай икән, ул ни­чек җит­сен соң ин­де. Һәр­кем су­ны ча­ма бе­лән тот­кан­да, мон­дый проб­ле­ма бул­мас иде. Бү­ген­ге көн­дә Сар­ман­ның үзен­дә ге­нә дә 21 ск­ва­жи­на бар. Бер ск­ва­жи­на сә­га­те­нә 6 ку­бо­метр су би­рә, - ди­де ул.

Су бе­лән тәэ­мин итү оеш­ма­сы җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ра­ил Габд­рах­ма­нов та шул фи­кер­не ку­әт­лә­де:

- Би­ре­дә рель­еф­ны да ис­тән чы­гар­мас­ка ки­рәк. Тү­бән оч­та яшәү­че­ләр су­ны ир­кен то­та, юга­ры­да­гы­лар су­га кыт­лык ки­че­рә. Исәп­ләү при­бо­ры бул­ган­нар­га бер­ни әй­теп бул­мый. Әл­бәт­тә, счет­чик­ка кер­ми ге­нә ли­ния су­зу­чы­лар­ның бар­лы­гы ха­кын­да да хә­бәр­ләр алы­на. Шу­лар бә­рәң­ге бак­ча­сы­на агы­за, агач­ла­ры­на су­ны шлан­г бе­лән сип­те­рә дә ин­де.

Су­сыз­лык проб­ле­ма­сы бер Сар­ман­га гы­на ка­гыл­мый. Җәй­ге чор­да ул һәр авыл­ның "а­вырт­кан җи­ре"­нә әве­ре­лә. Мо­ның чи­ше­ле­ше бу­лыр­мы, җәй­ге ко­ры­лык чо­рын­да проб­ле­ма­ны ни­чек хәл итәр­гә, су­ны ис­раф итү­че­ләр­гә ка­ра­та нин­ди ча­ра­лар кул­ла­ныр­га? Сөй­лә­шү­е­без - шул хак­та.

Да­ни­яр Га­зи­зов, Әл­мәт авыл җир­ле­ге баш­лы­гы:

- Де­пу­тат­лар бе­лән бер­гә­ләп, рейд­лар оеш­тыр­дык. Нә­ти­җә­се, әл­бәт­тә, бул­ды. Тик ва­кыт­лы­ча. Гел конт­роль­дә то­тар­га ки­рәк.

- Су­ны исәп­сез агы­зу­чы­лар­ны кич­ке як­лар­да тик­ше­реп йө­ри баш­ла­дык, - ди­ Ра­ил Габд­рах­ма­нов та. - Күп­ме мәй­дан­га сип­те­рә­ләр, счет­чик­ла­рын ка­рый­быз - сип­тер­гән су кү­лә­ме счет­чик­ка ту­ры ки­лә­ме? Юк икән, ту­лы нор­ма­тив бу­ен­ча тү­ләү җит­ке­рә­без. Бу - шт­раф тү­гел, ә ти­е­шен тү­лә­тү ге­нә.

- Шәх­си йорт­лар­да су­ның бет­кә­не юк. Проб­ле­ма күп­кат­лы йорт­лар­да. Алар бер там­чы су­га тил­ме­рә. Ачу да ки­лер­лек ин­де, күр­ше­дә бә­рәң­ге бак­ча­сы­на сип­тер­сен­нәр, ә син­дә көн­нәр бу­е­на, хәт­та яр­ты төн­гә ка­дәр су бул­ма­сын, - дип сөй­лә­шү­гә ку­шыл­ды Сар­ман авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Әх­ма­дул­лин. - Ту­лы нор­ма­тив ни­ге­зен­дә ак­ча тү­лә­сә­ләр, бу ка­дәр үк кы­лан­мас­лар иде. Ни кыз­га­ныч, яшел­чә бак­ча­сы бул­ган­нар­га "по­лив" өчен тү­ләү нор­ма­тив бу­ен­ча бер су­тый исә­бен­нән ге­нә алы­на, ә аңа бә­рәң­ге бак­ча­сы кер­тел­мә­гән. Ки­сә­тү яса­саң, без су сип­кән өчен ак­ча тү­ли­без, дип ке­нә җа­вап би­рә­ләр. Ке­ше­дә бер-бер­се­нә ка­ра­та хөр­мәт ди­гән нәр­сә кал­ма­ды. Һәр­кем үзе өчен ге­нә яшәр­гә өй­рән­де. Үзен­дә су бар­мы - бар, баш­ка­да аның эше юк. Мо­ңа чик ку­яр­га ва­кыт. Сос­та­вын­да төр­ле ор­ган хез­мәт­кәр­лә­ре, по­ли­ция учас­ток инс­пек­то­ры бул­ган ко­мис­сия су­ны ис­раф итү­че­ләр­не, кем бу­лу­ла­ры­на ка­ра­мас­тан, бер­кет­мә язып, исәп­кә ала­чак. Кис­кен ча­ра­лар күр­ми мөм­кин тү­гел. Су­га гы­на да 7 мең­ сумга ка­дәр җы­ел­ган әҗәт­ле­ләр бар. Ба­сым җит­мәү сә­бәп­ле, ян­гын кур­кы­ныч­сыз­лы­гын тәэ­мин итү мак­сат­ла­рын­да, баш­ня­лар­га су ту­ты­рып бул­мый. Рейд­лар ва­кы­тын­да су си­бе­лә тор­ган бак­ча­лар­га ке­реп, шлан­г­ның су үт­кә­рү кү­лә­ме, ди­а­мет­ры бе­лән дә кы­зык­сы­нып, аның күп­ме су ис­раф итүе исәп­лә­нә­чәк. Әй­тик, 20 мил­ли­метр­лы шлан­г бер сә­гать­кә күп­ме су агы­за, шул тәү­лек әй­лә­нә­се­нә, ягъ­ни 24 сә­гать­кә тап­кыр­ла­нып, тү­ләү җит­ке­ре­лә­чәк. Ан­дый­лар ва­кыт­лы мат­бу­гат­та да як­тыр­тып ба­ры­ла­чак. Бу дү­шәм­бе­дә­ге рейд барышы фо­то­га төшерелеп, актлар төзелде.

Шу­ны да хә­бәр итү ки­рәк­тер, күп­кат­лы йорт­та яшәү­че күр­шең йорт яны бак­ча­сын­да­гы яшел­чә тү­тә­ле­нә, исәп при­бо­ры­на кер­ми ге­нә, су си­бә икән, ул ОДН бу­лып баш­ка­лар­га "у­ты­ра". Мон­да ин­де һәр­кай­сы­быз­га һәр­да­им, урыс­лар әйт­меш­ли, "наче­ку" бу­лыр­га ки­рәк. Кай­да кем­нең су агыз­га­нын кү­рә­сең, фо­то­га тө­ше­рә­сең дә, ти­еш­ле ор­ган­нар­га хә­бәр итә­сең.

Әм­ма мо­ның бе­лән ге­нә хәл­не та­мыр­дан үз­гәр­теп бул­мый. Сөй­лә­шү­дә кат­на­шу­чы­лар бил­ге­ле бер сә­гат­ьләр­дә су­ны - бер, ан­нан икен­че урам­нар­га би­рер­гә ки­рәк­ле­ген, ае­рым ал­ган­да, күп­кат­лы йорт­лар­да яшәү­че­ләр­гә аны ир­тән­ге биш­тән кич­ке сә­гать ту­гыз­га ка­дәр, шәх­си йорт­лар­га кич­ке як­та би­рү­не га­мәл­гә кер­тү ки­рәк­ле­ген кү­тәр­де­ләр.

Чис­та су­ның ел­дан-ел ки­ми ба­руы ха­кын­да күп­ләр бе­лә. Та­ныл­ган кү­рә­зә­че­ләр дә бу хак­та ис­кәр­теп ки­лә. Гло­баль җы­лы­ну нә­ти­җә­сен­дә су да кал­мас­ка, су­лык­лар да ко­рый баш­лар­га мөм­кин. Бу хак­та нык­лап уй­лан­сак, су­ның ка­де­рен бе­леп, аны юк-бар­га ис­раф ит­мә­сәк иде.

Та­тарс­тан авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әх­мә­тов чы­гы­шын­нан:

- Бә­рәң­ге ти­ше­леп чы­гып, өч ат­на үт­ми­чә, аңа ар­те­зи­ан суы си­бәр­гә яра­мый. Ан­да да ел­га, яң­гыр суы гы­на фай­да­лы. Ар­те­зи­ан ко­е­сы­ның сал­кын суы туф­рак­ны ты­гыз­лый, тук­лык­лы мат­дә­ләр­не үте­рә, туф­рак­ка һа­ва ке­рү­не ки­ме­тә. Мон­дый алым бе­лән үс­те­рел­гән бә­рәң­ге сак­лау­га ярак­сыз, ул че­ри тор­ган бу­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев