САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары узды

Шимбә көнне район мәдәният йортында шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары узды. Сарман урта мәктәбе, гимназиясе, Җәлил икенче санлы мәктәп, гимназиясе, Петровка Завод, Нөркәй, Саклаубаш, Иске Кәшер мәктәпләре җыелма командалары бик матур чыгышлар ясадылар. Аларның уеннарына КВН уйнау осталары - Түбән Кама, Яр Чаллыдан килгән кунаклар бәя бирделәр. - Без районда...

Шимбә көнне район мәдәният йортында шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары узды. Сарман урта мәктәбе, гимназиясе, Җәлил икенче санлы мәктәп, гимназиясе, Петровка Завод, Нөркәй, Саклаубаш, Иске Кәшер мәктәпләре җыелма командалары бик матур чыгышлар ясадылар. Аларның уеннарына КВН уйнау осталары - Түбән Кама, Яр Чаллыдан килгән кунаклар бәя бирделәр.

- Без районда КВН уеннарын популярлаштыру буенча эшне башлап җибәрдек һәм киләчәктә, бергә-бергә өйрәнеп, аны тагын да үстерүгә көч куячакбыз. Барлык командалар да әзерлек буенча зур эш башкарганнар. Оештыручыларга, әзерләүчеләргә, әти-әниләргә зур рәхмәт, - диде бүләкләү тантанасында район яшьлэр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин.

Нәтиҗәләр буенча беренче урынны - Сарман гимназиясе ("Мультиварка юмора" командасы), икенче урынны - Җәлил икенче номерлы ("Онлайн" командасы), өченче урынны Петровка Завод мәктәбе ("Максимум" командасы) алды. Аларга кубоклар тапшырылды. Ә Гран-прига Сарман урта мәктәбенең "Татарский акцент" командасы лаек булды. Алар Күчмә кубокка ия булдылар. "Иң яхшы юмор" - Җәлил гимназиясенеке, "Иң яхшы актриса" - Саклаубаш командасыннан, "Иң яхшы актер" Нөркәйдән булды. "Сезонны ачу" номинациясендә Иске Кәшернең "Тефтели" командасы җиңде.

Уеннардан видеоязмалар - "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменең "КВН" альбомында.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X