САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманда саклану чаралары күрелде

Сарманда Яңа ел бәйрәме көннәрендә иминлекне тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрелде. 20 декабрьдән 10 январьга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылды. Фейерверклар үткәрү өчен ике мәйданчык билгеләнде: Сарманда Мәдәният һәм ял паркында һәм Җәлил бистәсендә Мәдәният сарае мәйданчыгында. Бәйрәм чаралары үткәргәндә, биналар, корылмалар эчендә пиротехник чаралар һәм...

Сарманда Яңа ел бәйрәме көннәрендә иминлекне тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрелде. 20 декабрьдән 10 январьга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылды. Фейерверклар үткәрү өчен ике мәйданчык билгеләнде: Сарманда Мәдәният һәм ял паркында һәм Җәлил бистәсендә Мәдәният сарае мәйданчыгында. Бәйрәм чаралары үткәргәндә, биналар, корылмалар эчендә пиротехник чаралар һәм ачык уттан файдалану катгый тыела. Кышкы чор өчен район Башкарма комитеты һәм Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе тарафыннан кабул ителгән "Буран" һәм "Стужа" оператив планнары буенча да эш дәвам итә. Алар нигезендә автомобиль юлларында хәрәкәт өзеклеген, җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы комплексларында аварияләр булдырмау буенча чаралар дәвам итә. Бәйрәм көннәрендә халык күп була торган оешмаларда иминлекне тәэмин итү максатыннан, кинәттән генә тикшерүләр үткәрү дә планлаштырылды.

Шулай ук укыгыз:

Сарманда пиротехника белән сак кыланалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев