Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрү турындагы Карарны имзалады.
Җирле үзидарә органнарының тәкъдимен исәпкә алып, районнарда һәм шәһәрләрдә Сабан туе 2022 елның 11-13 июнь көннәрендә узачак. Яр Чаллыда бәйрәм – 18 июньдә, Казанда 19 июньдә булачак.
Сарманда Сабан туе 11 июньгә билгеләнде. Ә авылларда бәйрәм 12-13 июнь көннәрендә узачак. Матур гореф-гадәт буенча, Сабантуй батырларына бүләк җыю йолалары да үтәчәк. Район үзәгендә ул 27-29 май көннәрендә планлаштырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз