САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Росгвардия hәм эчке гаскәрләр ветераннарының слеты узды

Бүген район мәдәният йортында әтиләре Украинада махсус операциядә катнашучы балалар белән берлектә зур патриотик чара узды.

Росгвардия hәм эчке гаскәрләр ветераннарының ел саен уза торган слеты кысаларында Җәлил, Сарман, Саклаубаш укучыларыннан торган "Тимер", "Алга", "Ахмат" командалары үзара көч сынаштылар. Алар атуда, Калашников автоматын сүтеп-җыюда, команда белән противогаз киюдә, аркан тартышуда, викторина сорауларында осталыкларын, җитезлек hәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде. Слетка килгән ТР Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мостафин да мондый чараларның яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдәге әhәмиятен билгеләп үтте. Соңыннан региональ оешманың еллык планы каралды.

Кичәне мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Зарипова hәм әлеге чараны әзерләүгә күп көч куйган районның ОБЖ укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, Сарман урта мәктәбе укытучысы Илгизәр Гаделшин алып бардылар.

Реклама

Бу хакта тулырак "Сарман" газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев