САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарманда “Ришвәт бирмим” дигән акция үткәрелде

Ришвәт бирәсеңме? - Бирмим! Бүген , 14 сентябрь көнне, район үзәгендә "Ришвәт бирмим" дигән акция үткәрелде. Әлеге чара район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтова, җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр формированиеләре үзәге, аграр яшьләр оешмасы һәм ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә уздырылды. Акциядә катнашучылар узып баручы сарманлыларга,...

Ришвәт бирәсеңме? - Бирмим!

Бүген , 14 сентябрь көнне, район үзәгендә "Ришвәт бирмим" дигән акция үткәрелде.

Әлеге чара район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтова, җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр формированиеләре үзәге, аграр яшьләр оешмасы һәм ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә уздырылды.

Акциядә катнашучылар узып баручы сарманлыларга, машина йөртүчеләргә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттеләр: Сезнеңчә, кайсы структурада вазифаи затлар тарафыннан үз эш урыннарыннан явызларча файдалану очраклары күбрәк күзәтелә? Соңгы елда кайсы оешманың вазифаи затына законсыз бүләк, ягъни ришвәт бирергә туры килде? Аның инициаторы кем - сезме, вазифаи зат булдымы? Ришвәт биргәннән соң сез үз максатыгызга ирешә алдыгызмы? Массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы көрәш сәясәте турында мәгълүмат җитәрлек биреләме? Анкетаның икенче соравына респондентларның барысы да диярлек "Ришвәт бирмим", - дип җавап бирде. Акциядә катнашучылар аларның һәркайсына "Ришвәт бирмим" дип язылган наклейка бүләк иттеләр.

Катнашучылар дигәннән, районда "Форпост" үзәге һәм аграр яшьләр оешмасы шактый вакыттан бирле эшләп килә.

- Без мондый һәм башка төр чараларда, Сабантуй, 9 Май һәм башка бәйрәмнәрдә актив катнашабыз. Үзәктә барлыгы һәркайсы 15 кешедән торган 6 отряд эшли, - ди "Форпост" үзәге директоры Айгөл Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев