Сарманда махсус су керү урыннары юк

Ста­тис­ти­ка­дан кү­рен­гән­чә, көн­нәр җы­лы­ну бе­лән, рес­пуб­ли­ка­да су­га ба­тып, тә­рә­зә­дән егы­лып, го­мер­лә­ре өзе­лү­че ба­ла­лар­ның са­ны ар­та. Күр­ше-ти­рә ра­йон­нар­дан мон­дый хә­веф­ле хә­бәр­ләр ин­де ише­те­лер­гә өл­гер­де. - Әх­тәм үл­гән... Әх­тәм су­га ба­тып үл­гән, - ди­гән дәһ­шәт­ле хә­бәр шак­тый зур авы­лы­быз­га сә­га­те-ми­ну­ты бе­лән та­рал­ды. Дус­ты­быз­ның нин­ди бә­хет­сез­лек­кә та­ру­ын, аның әти-әни­се­нең иң­нә­ре­нә нин­ди зур кай­гы...

Ста­тис­ти­ка­дан кү­рен­гән­чә, көн­нәр җы­лы­ну бе­лән, рес­пуб­ли­ка­да су­га ба­тып, тә­рә­зә­дән егы­лып, го­мер­лә­ре өзе­лү­че ба­ла­лар­ның са­ны ар­та. Күр­ше-ти­рә ра­йон­нар­дан мон­дый хә­веф­ле хә­бәр­ләр ин­де ише­те­лер­гә өл­гер­де.

- Әх­тәм үл­гән... Әх­тәм су­га ба­тып үл­гән, - ди­гән дәһ­шәт­ле хә­бәр шак­тый зур авы­лы­быз­га сә­га­те-ми­ну­ты бе­лән та­рал­ды. Дус­ты­быз­ның нин­ди бә­хет­сез­лек­кә та­ру­ын, аның әти-әни­се­нең иң­нә­ре­нә нин­ди зур кай­гы ише­лү­ен бө­тен ти­рән­ле­ге бе­лән аң­лап бе­те­рә ал­ма­сак та, нә­ни кү­ңе­ле­без без­дән бер ге­нә яшь­кә ке­че Әх­тәм­нең ара­быз­дан мәң­ге­лек­кә кит­кән­ле­ген, алар йор­ты­на кай­гы-хәс­рәт­нең го­мер­лек­кә ке­реп ур­наш­ка­нын си­зен­де. Ни­чек?! Ел­ма­еп кы­на тор­ган, әти-әни­се­нә бер ге­нә ма­лай бул­ган дус­ты­быз­ны баш­ка күр­мә­без ми­кән­ни? Әх­тәм ка­бат урам­га чык­мас, кап­ка төп­лә­рен­дә аның яң­гы­ра­вык­лы кө­лүе баш­ка ише­тел­мәс­ме­ни? Әле бит ки­чә ге­нә үзе­без­нең юга­ры оч ине­шен­дә оч­рат­кан идек үзен. Яр бу­ен­нан уч ту­ты­рып җи­ләк җы­еп кай­тыш­лый ура­мы­быз бе­лән яра­тып йөр­гән кө­меш су­лы чиш­мә­гә су эчәр­гә тук­тал­ган иде. Уч­ла­ры­на сый­ган җәй нигъ­мә­тен­нән без­не дә авыз ит­тер­де. Ә кал­га­ны бе­лән, йө­зен­дә сө­е­неч­ле ел­маю бал­кы­ган хәл­дә, әти-әни­сен, Са­җи­дә апа­сын сө­ен­де­рер­гә ашык­ты. Ә бү­ген күр­ше-ти­рә­дә­ге апа­лар да яра­тып сөя тор­ган, акыл­лы, ип­ле дус­ты­быз­ны үл­гән ди­ләр!

Озак баш ват­ма­дык, кү­реп ка­лыйк дип, тү­бән оч­ка йө­гер­дек. Юк, һич ке­нә дә җан­сыз сы­ман тү­гел ич ул! Йө­зен­дә­ге ал­су­лык та ки­теп бет­мә­гән төс­ле. Си­ке­реп то­рыр да, ел­ма­еп, без­не уй­нар­га әй­дәк­ләр сы­ман то­ел­ды. Тик юк! Өй, ишек ал­ды ту­лы ха­лык. Әх­тәм­нең әти-әни­се, апа­сы, күр­ше-ти­рә апа­лар­ның, әби­ләр­нең күз­лә­рен­дә - яшь. Әх­тәм баш­ка тор­ма­я­чак, урам­га уй­нар­га чык­ма­я­чак, яр бу­ен­нан җи­ләк җый­ма­я­чак! Йө­зә бел­гән­нәр ге­нә су ке­рә тор­ган юга­ры оч­ны­кын­да да тү­гел, чоң­гыл­лы, бер­кем дә су кер­ми тор­ган яшел­чә бу­а­сын­да да тү­гел, фер­ма дуң­гыз­ла­рын эчер­тү өчен бу­ыл­ган, без­нең бил­дән ге­нә бул­ган кеч­ке­нә ге­нә бу­а­да ба­тып үл­гән икән Әх­тәм. Янын­да­гы баш­ка ба­ла­лар шун­да ук өл­кән­рәк­ләр­не яр­дәм­гә дә ча­кыр­ган­нар. Тик шул ти­рә­дә йөр­гән авы­лы­быз еге­те аның гәү­дә­сен су­дан эз­ләп ал­ган­да, ин­де соң бул­ган.

Кү­ңел­не го­мер буе тыр­нап тор­ган бу ва­кый­га­га ин­де - 42-44 ел­лар ча­ма­сы. Су­да го­мер­лә­ре өзел­гән ба­ла­лар ту­рын­да­гы хә­бәр­не ишет­кән са­ен, күз ал­ды­ма ба­ла­чак дус­тым Әх­тәм ки­леп ба­са. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, мон­нан яр­ты га­сыр элек бул­ган ва­кый­га­лар бү­ген дә кабатланып торалар. Май аен­нан баш­лап 4 июнь­гә ка­дәр ара­лык­та рес­пуб­ли­ка су­лык­ла­рын­да ба­тып үл­гән 20 ке­ше­нең 2се - ба­ла­лар.

Бел­геч­ләр әй­тү­ен­чә, су­да ба­ла­лар го­ме­ре өзе­лү­нең төп сә­бә­бе - йө­зә бел­мәү. Шун­лык­тан күп ке­нә ил­ләр­дә ба­ла­лар­ны йө­зәр­гә өй­рә­тү­гә игъ­ти­бар арт­кан­нан-ар­та ба­ра. Бә­хет­кә кар­шы, бу без­нең ил­дә дә шу­лай. Бы­ел Сар­ман­да да бас­сейн ачы­лу ба­ры­быз өчен дә олы сө­е­неч бул­ды. Ә та­рих­ка күз сал­сак, Рос­си­я­дә йө­зәр­гә өй­рә­тү бу­ен­ча бе­рен­че төр­кем­нәр Петр I за­ма­нын­да ук бар­лык­ка кил­гән.

Су­да ба­ту­лар яны­на тә­рә­зә­дән егы­лу­лар, эт та­лау­лар, юл-транс­порт фа­җи­га­лә­рен­дә һә­лак бу­лу­лар, баш­ка төр бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­ры өс­тә­лә. Һәм алар ар­ту­га та­ба ба­ра. Әй­тик, бы­ел төр­ле төр бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­рын­да һә­лак бу­лу­чы ба­ла­лар са­ны уз­ган ел­ның шу­шы чо­рын­да­гы­дан 11,6 про­цент­ка күб­рәк. Ин­тер­нет мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, Көн­ба­тыш Ев­ро­па­да көн са­ен бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­рын­нан 3 ба­ла­ның го­ме­ре өзел­сә, Рос­си­я­дә бу күр­сәт­кеч - 5. Ә Аме­ри­ка­да - хәт­та 15, ди­ләр!

Ба­ла­лар­ны бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­рын­нан сак­лау - бил­ге­ле, ата-ана­ның бу­ры­чы. Алар бу ва­зи­фа­ны ни­чег­рәк баш­ка­ра­лар, ба­ла­ла­рын ни­чек сак­лый­лар - шу­шы со­рау­лар­га җа­вап та­бар­га те­ләп, без бер­ни­чә ба­ла­га: "Йө­зә, су­да үз-үзең­не то­та бе­лә­сең­ме? Го­му­мән, төр­ле га­дәт­тән тыш хәл­ләр­дә үз-үзең­не ни­чек як­лый­сың?" - ди­гән со­рау бир­дек. Аңа җа­вап­лар тү­бән­дә­ге­чә бул­ды.

Ай­зи­лә, 12 яшь:

- Су­га жи­лет бе­лән ге­нә ке­рәм.

Ис­лам, 5 яшь:

- Йө­зә бел­мим, су­га әти-әни бе­лән ге­нә ке­рәм, алар ми­не йө­зәр­гә өй­рә­тер­гә ты­ры­ша­лар.

Ади­лә, 8 яшь:

- Йө­зә бе­ләм, үзем өй­рән­дем, лә­кин бас­сейн­да гы­на су ке­рәм. Ба­та баш­ла­сам, тре­нер­лар кот­ка­ра­чак.

Ти­мур, 7 яшь:

- Йө­зә бе­ләм, шу­лай да үзем ге­нә су ке­рер­гә бар­мыйм.

Ша­мил, 4 яшь:

- Йө­зә бел­мим. Урам­да та­ныш бул­ма­ган ке­ше бәй­лә­нә баш­ла­са, кыч­кы­ра­чак­мын, ая­гы­на ти­бә­чәк­мен.

5 яшь­лек Ре­ги­на­ның әби­се:

- Су бу­е­на ял­гыз бар­мас­ка, чит ке­ше бе­лән ара­лаш­мас­ка, ия­реп кит­мәс­кә, урам­да күр­гән ят әй­бер­ләр­гә ка­гыл­мас­ка, чит ке­ше­гә ишек ач­мас­ка өй­рә­тә­без. Ка­ратэ тү­гә­рә­ге­нә йөр­тер­гә те­ли­без.

3, 7 яшь­лек ике ба­ла тәр­би­я­ләү­че ана:

- Биг­рәк тә газ җи­һаз­ла­рын бор­га­ла­мас­ка өй­рә­тәм. Йө­зәр­гә өй­рә­тә­сем ки­лә. Урам­да ят ке­ше бе­лән ара­лаш­мас­ка, бәй­лә­нә баш­ла­са, зур­лар яны­на ки­тәр­гә ку­шам. Ба­ла­лар өй­дә ва­кыт­та тә­рә­зә­не ач­мыйм.

Күп­тән тү­гел Ин­тер­нет чел­тә­рен­дә шун­дый яз­ма­га тап бул­дым. Ал­га кит­кән чит ил­ләр­нең бер­сен­дә бак­ча яшен­дә­ге ма­лай яны­на бер ир-ат ки­лә. "Ә­ни­ең­нең эше күп, си­нең ян­га ки­лә ал­мый, шу­ңа кү­рә ми­ңа си­не үз яны­на алып ки­лер­гә куш­ты", - ди ул. Ма­лай әдәп­ле ге­нә итеп баш тар­та, әни­сен ул бу­ша­ган­чы кө­тә­чә­ген әй­тә. Бак­саң, әни­се ма­лай­ны алыр­га чит ке­ше­не җи­бәр­гән оч­рак­та, ул ана бе­лән ба­ла гы­на бел­гән па­роль­не әй­тер­гә ти­еш икән. Бу оч­рак­та ма­лай­ны алыр­га кил­гән ир-ат па­роль­не ата­ма­ган, ди­мәк, аны әни­се җи­бәр­мә­гән, һәм аңа ия­реп ки­тәр­гә яра­мый.

Су­да ба­ту­лар, егы­лу, на­чар ни­ят­ле ке­ше кор­ба­ны бу­лу­дан тыш, үз-үз­лә­рен дө­рес тот­ма­ган ба­ла­лар­ны га­дә­ти көн­кү­реш­тә дә бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­ры са­га­лап кы­на то­ра. Бо­лар - ки­се­лү, кур­кы­ныч вак-тө­як әй­бер­ләр йо­тып бу­ы­лу, агу­ла­ну, электр то­гы­на то­ты­лу, һәм алар­ның ба­ры­сы да өл­кән­нәр­нең ба­ла­ла­рын кү­зә­тү­че­сез кал­ды­ру­ла­ры нә­ти­җә­сен­дә ки­леп чы­га. Ирек­сез­дән со­рау туа: без­нең ба­ла­лар­ны, без сак­ла­ма­сак, кем сак­лар соң? Ва­ем­сыз­лы­гы­быз, бу­ме­ранг ке­бек, бә­хет­сез­лек бу­лып үзе­без­гә әй­лә­неп кайт­ма­сын иде.

Ма­рат Сә­фәр­га­лин, граж­дан­нар обо­ро­на­сы тар­ма­гын­да вә­ка­ләт­ләр­не тор­мыш­ка ашы­ру бү­ле­ге әй­дәү­че кон­суль­тан­ты:

- Ба­ла­лар әти-әни­лә­ре кү­зә­түе ас­тын­да гы­на су ке­рер­гә ти­еш­ләр. Җи­һаз­лан­ды­рыл­ган, кот­ка­ру­чы­лар бул­ган пляж­лар­да гы­на су ке­рер­гә ярый. Без­нең ра­йон­да мон­дый пляж­лар юк. "Ко­е­ну кат­гый ты­е­ла!" - ди­гән язу бул­ган урын­нар­да ко­е­ныр­га яра­мый. Ба­ла­лар­ның үз­лә­рен ге­нә су­лык­лар яны­на җи­бәр­мә­гез. Тем­пе­ра­ту­ра­ла­ры бул­ган­да, авыр­ган­да, алар­ны су ко­ен­дыр­ма­гыз. Кеч­ке­нә ба­ла­лар­га су­да 30 ми­нут­тан ар­тык, су сал­кын­ча бул­са, 5-7 ми­нут­тан ар­тык то­рыр­га яра­мый. Ба­ла­лар­ны аша­ган­нан соң шун­да ук су­га керт­мә­гез. Ба­ла әй­бәт итеп йө­зә бел­сә дә, ти­рән урын­нар­да ко­е­ныр­га рөх­сәт ит­мә­гез. Бил­ге­лән­гән урын­нан ераг­рак кит­мә­сен­нәр, хәт­та ян­да әти-әни бул­са да.

Фә­нү­сә Са­ли­хо­ва, ашы­гыч яр­дәм бү­ле­ге та­би­бы:

- Ба­ту ике төр­ле: "ак" һәм "зәң­гәр" бу­ла. Ба­ла­ны су­дан чы­га­ру өчен, арт­тан ки­лер­гә, кул­тык ас­тын­нан то­тып, йө­зен өс­кә ка­ра­тып, яр­га йө­зәр­гә ки­рәк. Ти­ре ак­сыл икән, ди­мәк, үп­кә­гә су кер­мә­гән, ди­гән сүз. "Ак" ба­ту ва­кы­тын­да ва­кыт­ны югал­тыр­га яра­мый. Шун­да ук ба­ту­чы­ны ка­ты әй­бер­гә ят­кы­рыр­га, ашы­гыч яр­дәм ча­кы­рып, йө­рәк­кә ту­ры бул­ма­ган мас­саж ясый то­рыр­га ки­рәк. Мо­ны ба­ту­чы­ның йө­рә­ге ти­бә, ул су­лыш ала баш­ла­ган­чы яки ашы­гыч яр­дәм ки­леп җит­кән­че ясау за­рур. Ба­ту­чы­ның тә­не зәң­гәр­лән­гән икән, үп­кә­гә су кер­гән, ди­гән сүз. Бу оч­рак­та авыз-бо­рын­нан су ки­лә. Аны йө­зе бе­лән ас­ка ка­ра­тып, тез­гә ят­кы­рыр­га, кос­ты­ру һәм су­лыш алу­ын сти­мул­лаш­ты­ру өчен, авы­зы­на ике бар­мак­ны ты­гып, тел та­мы­ры­на ки­нәт ба­сар­га ки­рәк.

Сүз уңаеннан

РФ Пре­зи­ден­ты ка­ра­ма­гын­да ба­ла хо­кук­ла­ры бу­ен­ча вә­ка­ләт­ле вә­кил Па­вел Ас­та­хов ба­ла­лар бе­лән бул­ган бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­рын ба­ры тик ата-ана­лар­ның гамь­сез­ле­ге бе­лән бәй­ли һәм өл­кән­нәр­гә ка­ра­та җә­за ча­ра­ла­рын кат­гый­лан­ды­рыр­га ки­рәк дип са­ный. Аның фи­ке­рен­чә, Ад­ми­нист­ра­тив хо­кук бо­зу­лар ту­рын­да ко­декс­ка үз­гә­реш­ләр кер­тер­гә ва­кыт җит­те. Ба­ла­ла­рын ти­е­шен­чә ка­ра­ма­ган әти-әни­ләр­гә 5 мең сум­га ка­дәр шт­раф са­лыр­га ки­рәк, ди ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    2 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша