Сарманда районның яшь педагоглары белән түгәрәк өстәл үткәрелде

Бүген "Сарман" кинотеатрында районның яшь педагоглары белән "Ышанулы булырга өйрәнәбез" ("Учимся быть уверенными") дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Аны икенче санлы Җәлил мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Шәйдуллина алып барды. Яшь укытучылар алдында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район прокуроры Эльдар Сабиров, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге...

Бүген "Сарман" кинотеатрында районның яшь педагоглары белән "Ышанулы булырга өйрәнәбез" ("Учимся быть уверенными") дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Аны икенче санлы Җәлил мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Шәйдуллина алып барды. Яшь укытучылар алдында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район прокуроры Эльдар Сабиров, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Әлмәт авылы мәктәбе директоры Рамил Садыйков, район мәгариф хезмәткәрләренең Профсоюз оешмасы рәисе Илдар Һадиев чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. Сарман гимназиясе психологы Венера Галәлиева кызыклы күнегүләр үткәрде. Ахырда барысы да "Гыйшык алмасы" дигән фильм карадылар.

Тулырак язманы район газетасының киләсе саннарыннан укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • 6 июнь 2022 - 08:01
    Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?
  • 26 июнь 2022 - 09:55
    Район егетләрен армиягә озаттылар
    Бүген районда хәрби хезмәткә китүче 14 егетне якыннары, дуслары, изге теләкләрен юллап, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә җаваплы сәфәргә озаттылар.
    63
    0
    0