САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Пушкин көне үткәрелде 

6 июньдә бөек рус язучысы, шагыйрь һәм драматург Александр Сергеевич Пушкинның тууына 219 ел булды. Шул уңайдан ил һәм республика күләмендә Пушкин көннәре үткәрелде.

 Бу дата районда да поэзия, әкият бәйрәме буларак билгеләп үтелде. Яңа паркта – “Сарман” кинотеатры каршындагы мәйданчыкта район үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе коллективлары балаларга бөек шагыйрьнең “Балыкчы һәм балык турындагы әкият”ен сәхнәләштерделәр. Соңыннан әкият буенча фикер алышулар үткәрелде. Балалар бик яратып Пушкинның шигырьләрен яттан да сөйләделәр, сәнгатьле итеп укып та күрсәттеләр. Шушында ук Пушкин әсәрләреннән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Бәйрәм күмәк җыр һәм бию белән тәмамланды. Соңыннан балалар “Сарман” кинотеатрында шагыйрьнең әкиятләре буенча куелган мультфильмнар карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев