САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда профсоюз активистларының зона семинар-киңәшмәсе үтте

Бүген районда Дәүләт учреждениеләре һәм РФ җәмәгать хезмәт күрсәтүе хезмәткәрләре профсоюзының Татарстандагы республика оешмасы профсоюз активының зона семинар-киңәшмәсе булды.

Анда Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Ютазы һәм безнең районның профсоюз активистлары катнашты.

Семинар-киңәшмәне Профсоюзларның Татарстандагы республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова алып барды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты һәм иң элек кунакларны районның социлаь-икътисади хәле белән таныштырды.  Ольга Калашникова үз чыгышында Профсоюзларның Татарстандагы республика оешмасының 2018 елдагы эшчәнлеге һәм быел алда торган бурычлар турында сөйләде. Профсоюзлар оешмасы рәисе урынбасары Альбина Нәфыйкова быел профсоюз оешмалары арасында үткәреләчәк бәйгеләр, чаралар белән таныштырды. Соңыннан башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре тәҗрибә уртаклаштылар, эшлекле уенда катнаштылар.

 
 
Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев