САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Призывник көне узды

Бүген "Сарман" кинотеатрында Призывник көне үтте. Анда муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Сөббух Гыйбадуллин, Әфган...

Бүген "Сарман" кинотеатрында Призывник көне үтте. Анда муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Сөббух Гыйбадуллин, Әфган сугышы ветераннары Атлас Әсмандияров һәм Рафаэль Газизуллин, Илнур хәзрәт, булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре катнаштылар. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды, аның барышында ветераннар медальләр белән бүләкләнделәр, булачак ил сакчыларына район җитәкчелеге бүләкләре тапшырылды. Армиядә хезмәт итеп кайткан егет - Ильмир Кәлимуллин хәрби хезмәтнең үзенчәлекләре турында сөйләп китте, шулай ук аның сүзләренә Рафаэль Газизуллин да кушылды. Әти-әниләр исеменнән Римас Габделхаков чыгыш ясады. Ул - шулай ук Әфган сугышы ветераны, аның улы Илназ хәрби хезмәткә бара.

Ахырдан барысы да Үзәк ял паркында Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнар истәлегенә тәкыя салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев