САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда пенсионер хатын-кызлар арасында "Автоледи" бәйгесе үтте

Бүген Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан пенсионер хатын-кызлар арасында (55 яшьтән башлап) автотраснпорт йөртү осталыгын бәяләү буенча «Автоледи» бәйгесе уздырылды. Бәйгедә катнашучылар ике төрле ярышта үзләрен сынап карадылар. Иң беренче хатын- кызлар транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү бәйгесендә катнаштылар. Аннары «В» категориясе билетлары буенча теоретик экзамен бирделәр. Бәйгедә өч пенсионер хатын-кыз катнашты:...

Бүген Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан пенсионер хатын-кызлар арасында (55 яшьтән башлап) автотраснпорт йөртү осталыгын бәяләү буенча «Автоледи» бәйгесе уздырылды. Бәйгедә катнашучылар ике төрле ярышта үзләрен сынап карадылар. Иң беренче хатын- кызлар транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү бәйгесендә катнаштылар. Аннары «В» категориясе билетлары буенча теоретик экзамен бирделәр.
Бәйгедә өч пенсионер хатын-кыз катнашты: Зур Нөркәй авылыннан Шәрәфетдинова Әлфия, Сарманнан Нәсыйбуллина Әлфия һәм Иске Әлмәт авылыннан Яруллина Айсылу.
Беренче урынны Әлфия Нәсыйбуллина яулады. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова котлап, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Икенче урын алган Айсылу Яруллинаны да, өченче урын алган Әлфия Шәрәфетдинованы да грамоталар һәм бүләкләр белән тәбрикләделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X