САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда партиянең җирле бүлекчәсе чираттагы Конференциясен үткәрде.

Партиянең җирле бүлекчәсе чираттагы Конференциясен үткәрде. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кичә XXI исәп-хисап, сайлау Конференциясен үткәрде. Аны бүлекчәнең Секретаре, сәяси Совет рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды. Конференция эшендә барлыгы 76 делегат катнашты. Мандат, редакцион, хисап комиссияләре членнары сайлангач, көн тәртибенә кертелгән сораулар каралды. Беренче сүз җирле бүлекчәнең башкарма...

Партиянең җирле бүлекчәсе чираттагы Конференциясен үткәрде.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кичә XXI исәп-хисап, сайлау Конференциясен үткәрде. Аны бүлекчәнең Секретаре, сәяси Совет рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды. Конференция эшендә барлыгы 76 делегат катнашты. Мандат, редакцион, хисап комиссияләре членнары сайлангач, көн тәртибенә кертелгән сораулар каралды. Беренче сүз җирле бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисовага бирелде. Икенче көн тәртибе буенча Җирле сәяси совет составын яңарту мәсьәләсе каралды, яшерен тавыш бирү юлы белән, яңа членнар сайланды. Шулай ук Конференциядә катнашучылар "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлегенең XXVII Конференциясенә делегатлар сайладылар. Анда җирле бүлекчәнең Секретаре - район башлыгы Фәрит Хөснуллин, партиягә ярдәм фонды филиалы директоры Рөстәм Нуруллин катнашачаклар.

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Материалны Альбина Сабирова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев