САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены клубының чираттагы утырышы узды

Сарман аграр көллиятендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уен клубының чираттагы утырышы узды. 35 нче төркем укучылары катнашындагы уен "Математика елы" кысаларында "Математика - хикмәтле фән" дип аталды. Белеклеләр дә, тамашачылар да математика өлкәсендәге белемнәрен сынадылар. Уенга район мәгариф бүлеге белгече Раушания Сәетгәрәева, Сарман урта мәктәбе математика укытучысы Наталья Закирова, көллият...

Сарман аграр көллиятендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уен клубының чираттагы утырышы узды. 35 нче төркем укучылары катнашындагы уен "Математика елы" кысаларында "Математика - хикмәтле фән" дип аталды. Белеклеләр дә, тамашачылар да математика өлкәсендәге белемнәрен сынадылар. Уенга район мәгариф бүлеге белгече Раушания Сәетгәрәева, Сарман урта мәктәбе математика укытучысы Наталья Закирова, көллият җитәкчесе урынбасарлары составындагы жюри бәя бирде. Клубның җитәкчесе Резидә Сәфәргалина сүзләренә караганда, быел клуб эшчәнлегенә 8 ел тулган. Бу утырыштагы уеннарның максаты булып, математика фәненең тормышта тоткан урынын билгеләү, шәхесне экономик яктан да тирән фикерләүче итеп тәрбияләү торган. Уенны математика укытучысы Гөлназ Бакиева алып барды.

- Укучыларның белеменнән мин бик канәгать, оста уйнадылар. Тамашачылар да актив булды. Белеклеләргә сораулар да әзерләгәннәр иде. Уен белеклеләрнең җиңүе белән тәмамланды, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев