САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда муниципаль район Советының XXI утырышы узды

Бүген Сарман муниципаль район Советының XXI утырышы булды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә муниципаль районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгы тәэмин итүдәге бурычлар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, эчке эшләр бүлеге полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Алмаз Фәрхетдинов, Татарстан Республикасы буенча федераль миграция хезмәтенең...

Бүген Сарман муниципаль район Советының XXI утырышы булды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә муниципаль районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгы тәэмин итүдәге бурычлар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, эчке эшләр бүлеге полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Алмаз Фәрхетдинов, Татарстан Республикасы буенча федераль миграция хезмәтенең Сарман районындагы бүлекчәсе начальнигы Гөлүсә Харисова һәм район имам-мөхтәсибе Сәет-хәзрәт Хаков чыгыш ясадылар. Утырышта каралган икенче мәсьәлә муниципаль район территориясендә гражданнарның хокуклары һәм ирекләре саклануга багышланган иде. Бу турыда мәгълүмат белән Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Сарман муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Гөлназ Шәяхмәтова хәбәр итте. Шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы Ирек Вафин Татарстан Дәүләт Советына "Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләр чикләрен үзгәртү һәм "Территорияләр чикләрен билгеләү һәм "Сарман муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр" муниципаль берәмлекләр статусы турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Законы проектын кертү буенча муниципаль район Советының инициативасы белщн таныштырды. Көн тәртибендәге дүртенче мәсьәлә - Сарман муниципаль районы исәп-хисап палатасының 2013 ел өчен отчеты белән палата рәисе Гөлназ Хөснимәрданова чыкты. Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев җитәкче вазыйфаларының вакантлы урыннарына һәм муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәре вазыйфаларына кадрлар резервы турындагы, шулай ук җитәкче вазыйфалары һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларының кадрлар резервын булдыру буенча комиссия турындагы положениеләр белән таныштырды. Каралган барлык мәсьәләләр буенча депутатлар карарлар кабул иттеләр. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Нәфис Закиров алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев