САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе Сарманда халыкны кабул итәчәк

Татарстан буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе тарафыннан бүгенге көндә монополиягә каршы эшчәнлекне көйләүнең төп максат һәм бурычларын аңлату буенча чаралар комплексы эшләнде. Иң нәтиҗәле һәм уңайлы аңлатма чара булып республиканың муниципаль районнарында бизнес, җирле үзидарә, гражданнар белән очрашулар оештыру санала. Моның өчен Татарстан буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт...

Татарстан буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе тарафыннан бүгенге көндә монополиягә каршы эшчәнлекне көйләүнең төп максат һәм бурычларын аңлату буенча чаралар комплексы эшләнде. Иң нәтиҗәле һәм уңайлы аңлатма чара булып республиканың муниципаль районнарында бизнес, җирле үзидарә, гражданнар белән очрашулар оештыру санала. Моның өчен Татарстан буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсендә Җәмәгать кабул итү бүлмәсе булдырылды. Сарман районында быелның 2 июлендә 13:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча аның эше планлаштырылды: Сарман авылы, Ленин урамы, 35 йорт (район Башкарма комитеты бинасы).

Эш барышында гражданнарга, юридик затларның вәкилләренә федераль хезмәт идарәсе компетенциясенә кергән шәхси эшмәкәрләргә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукларын яклау буенча консультация биреләчәк. Шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре белән монополиягә каршы законнарны куллануның четерекле яклары һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен очрашу оештыру күздә тотыла.

www.open2000.com сайтыннан рәсем файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев