САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышланган өстәл теннисы ярышлары үтте

22 ноябрьдә Сарман гимназиясе спорт залында Татарстан Республикасының атказанган агрономы, районыбызның күренекле шәхесе Мөнәвир Фатыйх улы Хөснуллин истәлегенә багышланган республикакүләм өстәл теннисы ярышлары булып узды. Җиденче тапкыр уздырылучы бу бәйгедә быел республика беренчелегендә призлы урыннар алган Әлмәт, Яр Чаллы һәм Актаныш төбәкләреннән килгән көчле уенчыларның катнашуы турнирның дәрәҗәсен тагын да...

22 ноябрьдә Сарман гимназиясе спорт залында Татарстан Республикасының атказанган агрономы, районыбызның күренекле шәхесе Мөнәвир Фатыйх улы Хөснуллин истәлегенә багышланган республикакүләм өстәл теннисы ярышлары булып узды. Җиденче тапкыр уздырылучы бу бәйгедә быел республика беренчелегендә призлы урыннар алган Әлмәт, Яр Чаллы һәм Актаныш төбәкләреннән килгән көчле уенчыларның катнашуы турнирның дәрәҗәсен тагын да арттырды. Ярыш флагын күтәрү Сарманыбызның өметле яшь таланты, быелның республика һәм Идел буе федераль округы беренчелекләрендә җиңү яулаган Динар Йосыповка йөкләнде. Ә ярышлар исә бер көн алдан 9 яшьлек һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызларның уеннары белән башланып китте. Кайберләрнең уйнау "стажы" бер-ике ай гына булса да, араларында иң өметлеләрне - булачак чемпионнарны абайларга була иде. Кызлар арасында беренчелекне зур өстенлек белән Лилия Латыйпова алды. 2 нче-3 нче урыннарны Ралия Гатауллина һәм Камилә Нәбиуллина яуладылар. Малайлар бәйгесендә өстәл теннисы түгәрәгенә бер еллап йөрүче Илдан Габделгазизов җиңү яулады. Илнар Һадиуллин - 2 нче, Айрат Шакиров 3 нче булдылар. Алар барысы да Сарман гимназиясе укучылары.

Төп ярышларны шимбә көнне 1998-2001 нче елгы яшүсмерләр башлап җибәрде. 3 нче урын өчен көрәштә Яр Чаллы шәһәреннән Илнур Динмөхәммәтов һәм Сарман гимназиясеннән Эмир Хаҗиев очраштылар. Ярыш тәҗрибәсе зур булган Илнур бронза медальгә лаек булды. Финалда исә оста, тәҗрибәле уенчылар - әле ноябрь урталарында гына республика беренчелегендә парлы уенда беренче урынны алган Илгиз Динмөхәммәтов (Яр Чаллы шәһәре) белән шәхси беренчелектә 3 нче булган Артем Белов (Әлмәт шәһәре) очраштылар. Уен бик киеренке узды һәм 3:2 исәбенә Артемның җиңүе белән тәмамланды. Шушы яшь төркемендә уйнаган кызлар ярышында Сарман аграр көллиятендә укучы Алинә Фәртдиновага тиңнәр булмады. Яр Чаллыдан килгән Эвелина Исмәгыйлованы 3:0 исәбе белән җиңеп, Алинә турнирның җиңүчесе булып калды. Бронза медальне Актаныш кызы Ләйсән Лотфуллина яулады.

12 яшьлек һәм аннан кечерәк малайларның ярышлары да бик мавыктыргыч һәм кызыклы узды. Динар бу юлы да сынатмады, беренчелекне яулады. 1 нче урын өчен ярышта ул Актаныш уенчысы Марат Солтановны 3:1 исәбе белән отты. Пьедесталның өченче баскычына Сарман гимназиясенең тагын бер өметле уенчысы Булат Латыйпов күтәрелде. Актаныш кызы Сөмбел Шәйхразыева, гимназия укучысы Лилия Латыйпова һәм Петровка Завод урта мәктәбеннән Алсу Хөснетдинова 12 яшьлек кызлар бәйгесендә 1 нче-3 нче урыннарны бүлештеләр. Призлы урыннарны алучыларга дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Ярышларда барлыгы 12 командадан 80 бала катнашты. Район мәктәпләре ярышында беренчелекне Сарман гимназиясе алды. 2 нче урында - Петровка Завод урта мәктәбе, 3 нче урында - Сарман урта мәктәбе командалары.

Тәлгать Ахунов, тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев