САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу кичәсе үтте

"Язгы игелеклелек" атнасы кысаларында, "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, кинотеатр һәм балалар үзәк китапханәсе белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу кичәсе үткәрде. Китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштерде. "Бердәм Россия" партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Ринат Шәрәфетдинов бер-береңә булган игелекле гамәлләр...

"Язгы игелеклелек" атнасы кысаларында, "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, кинотеатр һәм балалар үзәк китапханәсе белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу кичәсе үткәрде. Китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштерде. "Бердәм Россия" партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Ринат Шәрәфетдинов бер-береңә булган игелекле гамәлләр турында сөйләде, балаларны туңдырма белән сыйлады. Ахырда балалар 3D форматындагы кинофильм карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев