САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда митинг үтте

Бүген район үзәгендә илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенэ куелган мемориаль комплекс янында Кайгы һәм хәтер көне уңаеннан митинг үткәрелде. Район башлыгы Нәфис Закиров үз чыгышында Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган, кайткач, сугыш яраларыннан вафат булган райондашлар һәм ватандашларыбызның халык хәтереннән мәңге җуелмаячакларын билгеләп үтте. "Бөек Ватан сугышында 27 миллион...

Бүген район үзәгендә илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенэ куелган мемориаль комплекс янында Кайгы һәм хәтер көне уңаеннан митинг үткәрелде. Район башлыгы Нәфис Закиров үз чыгышында Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган, кайткач, сугыш яраларыннан вафат булган райондашлар һәм ватандашларыбызның халык хәтереннән мәңге җуелмаячакларын билгеләп үтте. "Бөек Ватан сугышында 27 миллион совет кешесе һәлак булды, 32 мең промышленность предприятиясе җимерелде. Районыбыздан фронтка киткән 9 меңнән артык кешенең 7,5 меңе әйләнеп кайтмады", - диде ул. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов та батырлар истәлегенең халык күнелендә мәңге яшәячәгенә басым ясады. Сугыш һәм хезмәт ветераны Нәкыя Фарукшинаның да киләчәк буыннарга әйтәсе сүзе бар иде. Ул аларның сугыш афәтен күрмәүләрен теләде. Илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә тәкыялар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев