САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда милли бәйрәмебез кайчан һәм ничек узган

"Ленинчы", 1964 ел, 5 июль, 79 нчы сан Сабан туе - ул хезмәт бәйрәме. Ида- рәбез хезмәтчелләре аны кырларда, фермаларда рухланулы удар эш белән каршыладылар. Әйе, алар уз бәйрәмнәренә буш кул белән килмәделәр. Әнә Сабан туе уза торган иркен болынның тирә-ягына гына күз төшерегез. Баш чыгарган арыш диңгездәй дулкынлана. Баһадир...

"Ленинчы", 1964 ел, 5 июль, 79 нчы сан Сабан туе - ул хезмәт бәйрәме. Ида- рәбез хезмәтчелләре аны кырларда, фермаларда рухланулы удар эш белән каршыладылар. Әйе, алар уз бәйрәмнәренә буш кул белән килмәделәр. Әнә Сабан туе уза торган иркен болынның тирә-ягына гына күз төшерегез. Баш чыгарган арыш диңгездәй дулкынлана. Баһадир культура - борчак ак чәчәкләргә күмелгән. Яшел хәтфәдәй бодай чәчүлекләре күңелне куандыра. Кукуруз, шикәр чөген- дере плантацияләрендә чәчүлекләр кояшка омтыла. Әйе, уңыш мул булачак быел. Югары уңышка ышанычлы нигез салган кыр батырлары кыр эшләренең беренче этабына, терлекчелектә елның беренче яртысына йомгак ясыйлар. Күңелле бәйрәм итик, дуслар! Сабан туе мәйданында йөгерешкәч, ат чабыштыргач, башка кызыклы уеннарны туй- ганчы карап ләззәтләнгәч, батырларга бүләк тапшыргач, безне культура һәм ял паркы көтә. Анда яшел агачлар күләгәсендә аерым программа буенча узачак физкультура чыгышлары, үзешчән сәнгать көчләренең дәртле җырлары, биюләре дә синең рухи шатлыгыңны канатландыруга багышланган. Ә бәйрәм узу белән үк тагын киеренке, иҗади хезмәт башланырга тиеш. Урып-җыюга сугышчан хәзерлекне тәэмин итәргә, терлек азыгы әзерләргә, ит, сөт, йомырка һәм башка продуктлар җи- тештерүне нык көчәйтүгә һәм дәүләткә сатуны арттыруга ирешергә кирәк. Елның беренче яртысында бу өлкәдә байтак колхозларда эшнең нәтиҗәләре һич тә канәгатьләнерлек булмады. Шунлык- тан хәлне тиз төзәтү таләп ителә.
"Ленинчы", 1977 ел, 9 июнь, 70 нче сан Менә, көмештәй саф һаваны ярып, мәйдан өстендә дәртле музыка яңгырый, мотоциклларда яшь спортчылар парады башлана. Хезмәт алдынгылары -«Искра» колхозының Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы савымчысы Гамбәрия Фәтхуллина, ярыш маягы Мөгелсем Сәләмова, район төзү-монтаж идарәсе кранчысы Фаяз Бәхтиев иптәшләр, кайнар алкышлар, тантаналы музыка астында, бәйрәм флагын күтәрәләр. Сабантуй тантанасы ачык. Район Советы башкарма комитеты председателе иптәш Р.А.Нуретдинов сүзне КПСС райкомының беренче секретаре иптәш И.Г.Зәйнуллинга бирә. - Партиябезнең XXV съезды карарла- рын тормышка ашыру өчен көрәшеп, сар- манлылар Сабан туйларын - Татарстанның 57 еллыгын матур гына эшләр белән каршылыйлар, - ди иптәш И.Г.Зәйнуллин һәм колхозларның, совхозларның, коллективларның уңышларына туктала, алдынгыларның исемнәрен атый. - Игенчеләр Сабантуй мәйданына мул уңыш өчен көрәш фронтыннан керделәр, - ди ул алга таба һәм сүзен болай дип дәвам итә: - Җиңел булмады быелгы язгы кыр эшләре. Ул һәр игенчедән зур түземлелек һәм тырышлык, батырлык һәм оста- лык таләп итте. Уңыш бәйгесендә Мөдәррис Гарипов («Карамалы» совхозы), Сәһел Гыйздетдинов («Җиңүче» колхозы), Виктор Сухачев, Николай Самарин («Коммунизм» колхозы) иптәшләр юл яручылар булдылар. Табигать быел игенче өчен рәхим-шәфкать күрсәтергә җыенмый, яз, җәй коры килә. Шулай да авыл эшчәннәре киләчәккә өмет, оптимизм белән яналар, уңыш язмышы өчен көрәштә кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. ...Комментатор беренче җиңүчеләрне хәбәр итә. Багана башына Сарман- нан Мансур Юнысов менә. Аның артыннан бу биеклекне Каташ Караннан Әнвәр Каюмов ала. ...Штанга күтәрүдә Мортамак авылыннан Фаил Мөхәммәтшинны уздыручы табылмый. Ул 150 килограмм авырлыкны ала. Спортның бу төрендә Сарман урта мәктәбе укучысы Ләззәт Хуҗин да өметле чыгыш ясый. ...Сабантуй йөрәге - көрәш мәйданында алыш - иң хәтәр ноктасына җиткән. Анда авыр үлчәүдә Мисбах Хәйретди- нов (Морбаш), уртача үлчәүдә Зөфәр Ханов (Т.Тамак), җиңел үлчәүдә Яхъя Фәсхетдинов (Карамалы) батыр калалар.
"Ленинчы", 1987 ел, 6 июнь, 68 нче сан Район эшчәннәре Сабантуй мәйда- нына уңыш, продуктлар муллыгы өчен барган киеренке, җаваплы көрәш фрон- тыннан керәләр. Быелгы яз алар өчен, кайчанга караганда да, осталыкка, тү- землелеккә, ныклыкка имтихан булды. Ләкин игенчеләрне табигать сынаула- ры каушатмады, орлыклар вакытында җир куенына урнаштырылды. Терлекчеләребезнең фидакарьлеге шулай ук Сабантуй олылавына лаек. Район дәүләткә ит сатуның ярты еллык планын срогыннан элек үтәде. Продуктлар җитештерүдә «Корыч кул», «Та- тарстан», «1 Май» колхозлары, «Кара- малы» совхозы ферма уңганнары әйбәт эшлиләр. Күп кенә предприятие, учреждение һәм оешма коллективлары да бәйрәмне лаеклы эшләр, экономик һәм социаль бурычларны хәл итүдә яңа уңышлар белән каршылыйлар. Сыек ягулык чыгаручыларыбыз быел җир куеныннан 5.246 мең тонна нефть алу өчен көрәшәләр. ...Кырларда, фермаларда, промыселларда һәм цехларда, социаль-культура тормышында зур казанышларга ирешкән, үзгәртеп кору процессында актив катнашкан хезмәтчәннәргә мактаулы хокук - район Сабан туе флагын күтәрү йөкләнә. Алар арасында СССР профсоюзларының XVIII съезды делегаты, «Татарстан» колхозы чөгендер игүчесе Ә.Хөснуллин, «Карамалы» совхозы сыер савучысы Г.Фа- зуллина, Иске Кәшер культура йорты директоры Л.Зиннурова, Муса Җәлил исе- мендәге колхоз механизаторы И.Нури- ев, ВЛКСМның XX съезды делегаты оператор И.Шәйдуллин, Александровка сәүдә предприятиесе директоры Ф.Әхмәтҗанова, «Корыч кул» колхозының яшь сыер савучысы Н.Закирова, «1 Май» колхозы терлекчесе М.Йосыпов, район үзәк больницасы медсестрасы Г.Әхмәтова һәм башка маяклар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев