САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарманда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше булды

Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше булды. Ул "Педагогик компетенцияләрне камилләштерү - белем бирү системасының үсеш нигезе" дигән тема астында үтте. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар. Конференциядә катнашучыларны иң элек Фәрит Хөснуллин сәламләде....

Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше булды. Ул "Педагогик компетенцияләрне камилләштерү - белем бирү системасының үсеш нигезе" дигән тема астында үтте. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар.

Конференциядә катнашучыларны иң элек Фәрит Хөснуллин сәламләде. Төп доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров чыкты. Энгель Фәттахов үз чыгышында белем бирүнең сыйфатын күтәрү юнәлешендә башкарыла торган эшләргә, алда торган бурычларга тукталды.

Чыгышлардан соң эшләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән педагогларга, тәрбиячеләргә министрлыкның, район Советының, мәгариф бүлегенең бүләкләре тапшырылды.

Энҗимә Габдрәхимова һәм Илнур Сибгатуллин фотолары

Тагын да күбрәк фотолар - Сарман муниципаль районы порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев