22 ноябрьдә район ветераннар клубында өлкәннәр арасында бильярд ярышлары үтте. Беренче урынга Сарман авылыннан Әзһәт Хөснуллин лаек булды. Икенче урынны Зирәк Дәүләтшин яуласа, өченче призлы урынны Фәнүс Арсланов алды. Җиңүчеләргә район ветераннар советының Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итә район ветераннар советы әгъзасы Нурсинә Хәйруллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз