САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Ленинның исемен мәңгеләштерүче урыннар бар

Дөнья күләмендәге Россия һәм Совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Владимир Ильич Ульянов (псевдонимы - Ленин) 1870 елның 22 апрелендә Симбирск (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә туа. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм...

Дөнья күләмендәге Россия һәм Совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Владимир Ильич Ульянов (псевдонимы - Ленин) 1870 елның 22 апрелендә Симбирск (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә туа. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм Советлар Союзын оештыручы да.

Сарманда да Владимир Ильичның исемен мәңгеләштерүче урыннар бар. Ленин урамы дисеңме, бөек эшлеклегә куелган һәйкәл дисеңме, халык телендә һаман "Ленин бакчасы" исемен йөртүче ял паркы дисеңме... "Сарман" газетасын өлкәнрәк кешеләр элеккеге исеме белән "Ленинчы" дип атыйлар. Элегрәк Сарман районында "Ленинчы" исемле күмәк хуҗалык та булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев