Сарманда Кыш бабай җиңүчеләргә бүләкләр әзерләгән
27 декабрьдә район үзәгенең беренче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ир-ат командалары арасында Кыш бабай призына волейбол буенча ярышлар узачак. Алар 10:00 сәгатьтә башланачак. Ярышларда районның оешмалары һәм учреждениеләренең ир-ат спорт коллективлары катнаша ала. Командаларда табиб һәм җитәкче белән расланган гариза, яшәү урыны буенча даими пропискалы паспорт булырга тиеш....
27 декабрьдә район үзәгенең беренче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ир-ат командалары арасында Кыш бабай призына волейбол буенча ярышлар узачак. Алар 10:00 сәгатьтә башланачак. Ярышларда районның оешмалары һәм учреждениеләренең ир-ат спорт коллективлары катнаша ала. Командаларда табиб һәм җитәкче белән расланган гариза, яшәү урыны буенча даими пропискалы паспорт булырга тиеш. Команда составында сигез уенчы, бер тренер булуы мөһим. Гариза судьялар коллегиясенә килгән көнне бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев